27 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сау бул, 2013 елның соңгы җомга көне!
Бүген узып баручы елның соңгы җомгасы. Җомга көн, без сине мөселманнарның изге бәйрәм көне өчен генә түгел, эш атнасының соңгы көне буларак та яраттык. Алда бит ике көн ял көтә иде. Яңа елда да сау-сәламәт булырга, сөенеп эшкә килергә, изге җомгаларны каршыларга язсын.
-
Кукмарада бакчалар 31 декабрьдә дә балаларны кабул итәчәк
-Узып баручы 2013 елның соңгы көне - 31 декабрьдә балалар бакчалары эшлиме икән? - дип кызыксынучылар шактый булды. Район мәгариф идарәсеннән: "31 декабрь эш көне булганлыктан, районыбызның барлык балалар бакчалары да бу көнне балаларны кабул итәчәкләр", - дигән җавап алдык. фото: http://робертино.рф/news/
-
“Теләк һәм тырышлык өчен” Дипломы белән бүләкләндек
"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятендә 2013 ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. "Ел лидеры - 2013" бәйгесендә "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы редакциясе коллективы "Теләк һәм тырышлык өчен" номинациясендә җиңеп, Диплом белән бүләкләнде.
-
Редакциябез Кыш бабае уен-көлке ярата
Якынлашып килүче Яңа елга санаулы көннәр калып барганда, бүләкләр, котлаулар берсе артыннан берсе явып кына тора ул. Без дә, Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, бистәбез урамнарын урап, кайбер оешма-кибетләргә сугылып, район халкын якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп, җырчы, шигырь сөйләүчеләрне үзебезнең күчтәнәчләребез белән сөендерергә булдык әле. Редакция ишеген...
-
Кукмара самбочылары республика турнирында призлы урыннар яулады
"Зилант" спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүче егетләр Югары Осланда узган республикакүләм самбо ярышыннан җиңү белән кайттылар. Кукмара 3нче мәктәбе укучысы Айнур Измайлов - беренче, Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Камил Әлмиев өченче урыны алды. Спортчыларны ярышка тренер Марс Бәдретдинов әзерләде. фото: http://www.imenno.ru/2013/10/10/55320/
-
Бәйрәмнәрнең ике көнендә Кукмарада авыруларны дежур табиблар кабул итәчәк
Яңа ел бәйрәме уңаеннан безне сигез көнлек ял көтә. Бу көннәрне туган-тумача белән җыелып, күңел ачып, яңа көч туплап үткәрергә язсын. Әмма авыру-чирләр бәйрәм белән исәпләшеп тормый шул. Шуңа күрә үзәк район дәваханәсенең эш графигын белеп тору кирәк. Поликлиникада 3, 6 гыйнвар көннәрендә авыруларны дежур табиблар кабул итәчәк. Тешләрегез сызлый...
-
Зур Сәрдек гимназиясе директоры грант отты
Татарстан Республикасында 2010-2015 елларга "Киләчәк-Будущее" мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы "Иң яхшы мәктәп директоры" дигән грант булдырган иде. Быел әлеге грантка районыбызның Зур Сәрдек гимназиясе директоры Илсур Кәшәпов лаек булды. Котлыйбыз! Фото: https://edu.tatar.ru/kukmor/b-sardek/gym/pedkollektiv/director
-
Аучылар, кабан итен ашарга ашыкмагыз!
Быел дуңгызларда Африка чумасы авыруының таралуы күзәтелә. Россиянең төрле төбәкләрендә әлеге чирнең 185 тапкыр баш калкытуы теркәлгән. Бу хакта безгә Россельхознадзор белгече Рәшит Хәйруллин җиткерде. Африкасы чумасы бигрәк тә кыргый дуңгызларда күп. Шуңа күрә үлгән кабан дуңгызы табылган очракта, аны шул урында калдырып, Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә, район ветеринария хезмәтенә һәм...