27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Чаллы хастаханәсендә 3 игезәк дөньяга килгән (+Фото)
Яңа туган кызлар - Екатерина Герасимова һәм Алексей Фомин гаиләсендәге беренче балалар. Бәхетле әни, Алабугада яшәүче Екатерина өч кыз бала тапкан. Сабыйлар йөклелекнең 35 нче атнасында 2015, 2035 һәм 2185 граммлы булып дөньяга килгән. 29 яшьлек булачак әнине Чаллыдагы Перинаталь үзәккә берничә атна элек салынган булган. Балалар кесарев кисеме белән...
-
Фаҗига: машинасыннан сикереп төшеп, тәгәрмәч астында калып үлгән
Фаҗига кичә, 26 ноябрьдә 15:30 сәгатьтә, Лениногорск янындагы урман юлында булган. Беренчел фаразлар буенча, "ЗиЛ-131" йөк машинасы белән идарә иткән 41 яшьлек ир-ат ни сәбәпледер кабинасыннан сикереп төшкән һәм арткы тәгәрмәчләре астында калып, урында ук җан биргән. Ир-атны әлеге адым ясарга нәрсә мәҗбүр итүе әлегә ачыкланмаган. Тикшерү эше дәвам итә....
-
РДКда бүген Әниләр көненә багышланган концерт була
Бүген, 27 ноябрь көнне, район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт оештырылачак. Башлана сәг.18.00дә. Керү ирекле. Рәхим итегез!
-
Зур Сәрдек китапханәсендә балалар белән "Без - коррупциягә каршы!" дигән чара уздырылды (+Фото)
Зур Сәрдек мәдәният йорты китапханәсендә укучылар өчен "Без - коррупциягә каршы!" исемле видеолекторий уздырылды. Китапханә мөдире Наилә Шакирова эчтәлекле презентация әзерләп, балаларга аңлаешлы мисаллар китереп, әһәмиятле чыгыш ясады. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
-
Кукмара 3нче мәктәбе укучылары газета чыгара
Кукмара 3нче мәктәбенең "Журналистика әлифбасы" үгәрәгенә йөрүче укучылар, китапханәче Наилә Шифигуллина белән берлектә, "Онлайн-мәктәп" дигән мәктәп газетасы чыгара башладылар. Пилот-проектта 17 данә газета нәшер ителгән һәм һәр сыйныфка таратылган. -Алты битле газетаның исемен тавыш бирү юлы белән сайладык. "Онлайн-мәктәп" исеме 119 тавыш туплады. Әлеге газета тулысынча мәктәп тормышына багышланып, анда...
-
28 яшьлек ир үзен һәм кечкенә улын шартлатмакчы булган
Ютазы районының Урыссу поселогында яшәүче 28 яшьлек Андрей Шептицкий үзен һәм 2009 елгы улын шартлатмакчы булган. Бу хакта исерек көе әнисенә әйткән. Аннары улы белән дачасына киткән. Анда 80 литрлы газ баллонын ачып, ут төрткән. Нәтиҗәдә өйнең түбәсе җимерелеп төшкән, янгын башланган. Шартлаудан соң бала дача өеннән үз аяклары белән...
-
Телевизордагы күрәзәченең сеанслары Кукмара кешесенә 400 мең сумнан артыкка төшкән
Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән дә алып торып, 400...
-
Казанда трамвай чит ил машинасын "сыткан" (+Фото)
Япониядә чыккан җиңел чит ил машинасы тимер өеменә әйләнгән. Казандагы юл-транспорт һәлакәте узган төндә булган: трамвай белән җиңел машина бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Datsun автомобиле йөртүчесе идарәне югалткан һәм аның машинасы трамвай юлына килеп кергән. Машина йөртүче тимер юлдан машинадан чыгару турында уйланган арада машинага югары тизлектә трамвай килеп бәрелгән....