27 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Бер яшьлектә, бер картлыкта
-И, яратам да инде үзеңне, матурым, йомшагым, - ди Кукмарада яшәүче Мөхәрләм абый Шәфигуллин 35 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше Асия апаны кочып. Һәрбер парга олыгайгач та шулай бер-берсен яратып яшәргә язсын. Якынлашып килүче бәйрәмегез белән сезне!
-
Лубянда узган ярминкәдә сату гөрләп барды
Лубян авылында традицион көзге ярминкә узды. "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклар, "Әсәнбаш", "Дружба" агрофирмалары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук элеватор, ипи пешерү комбинаты һәм Кукмарада җитештерелә торган башка төр продукция һәм товарлар да сатуга чыгарылган иде. Ярминкә район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды. Сәхнәдән рус...
-
Районыбызның өлкән буын волонтерлары социаль проектта катнаша
"Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйләргә барып ярдәм күрсәтү бүлекчәсе инде өченче ел рәттән социаль проектлар конкурсында актив рәвештә катнашып килә. -Безнең беренче проект "Кайсыгызның кулы җылырак?" дип аталса, икенчесе - "Волонтерлар хәрәкәте (өлкән буын). Икенче проект белән конкурста җиңү яулап, 150 мең сумлык грант оттык. Әлеге грант кысаларында...
-
"Хезмәт даны"на языл һәм суыткыч от
2014 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум. Подписка барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә кабул ителә. Газета укучыларыбыз арасында быел да призлар уйнатылачак. Төп приз - суыткыч. Районнан читтә яшәүчеләр өчен электрон подписканың бәясе - ярты елга 180...
-
Исән-имин булсын авыллар (шигырь)
Кеше гомере агач кебек, Тамырлары китә еракка. Һәр ел саен арта тармаклары, Ботаклары иелә гел аска. Баһадирдай үскән агачлар да Бирешәләр кайчак давылга. Кешеләр дә гомер көзе килгәч, Ышыкланыр урын эзләгәндәй, Ашыгалар туган авылга. Туган авылы сыендыра Чыгып киткән үзенең баласын. Яшәү көче бирә һәркайсына, Кайдан гына кайткан булмасын. Яланаяк...
-
Лубянның урман-техник көллияте студентлары Бөтенроссия ярышларында призлы урын алды
Йошкар-Олада урман техникумы, көллият һәм югары уку йортлары арасында "Лесное многоборье" дигән Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге бәйгедә Лубян урман-техник көллияте студентлары да актив катнашты. Алар ике көн дәвамында урман диләнкеләрендә эшләделәр, агач үрентеләре утырттылар, урмандагы янгынны сүндерделәр, урманда тикшеренү эшләре башкардылар. Урман хәзерләү машинасы - форвардерларда бүрәнәләрне "кое" сыман урнаштырырга...
-
"Кыңгырау" тәрбиячесе республика бәйгесендә җиңү яулады
Бүген, 27 сентябрь, Тәрбиячеләр көне. Кукмара районында барлыгы 59 балалар бакчасы бар, шуларның 8е Кукмара поселогында, 51е авылларда. Балалар бакчаларында 600 хезмәткәр эшли. Барлык тәрбиячеләрне, балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез. Балалар бакчасына барып, бер мизгелгә генә булса да дөньябызны онытып, сабый чакларны искә төшереп кайттык...
-
Кукмарада яшәүче Сәгъдия апа инде икенче елын изге эшләр башкара
Сәгъдия апа Абдуләхәтованың изге эшләр башкарып йөрүе турында узган ел ук бер танышы шалтыратып сөйләгән иде. Ничектер очрашырга җай гына чыкмады. Быел менә Өлкәннәр көне алдыннан газета укучыларыбызны Сәгъдия апа белән таныштырырга уйладык. -И-и, кызым, кешегә сөйләр, мактаныр өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен эшлим бит мин, "кәртечке"гә дә төшереп азапланмагыз,...