27 август 2015 яңалыклары
-
3 яшьлек авыру Динараның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик
Аның да башкалар кебек йөгереп йөрисе, әнисенең кочагына сарыласы, балалар бакчасына барасы килә. Тик әлегә 3 яшьлек Динара өчен бу тормышка ашмаслык хыял гына булып кала. Менделеевск шәһәрендә яшәүче кечкенә кызчык үрмәли дә, утыра да, йөри дә алмый. "Кызымны бик авыр күтәрдем. Йөкле вакытта гел авырдым. Аякларым шешенде, кан басымым...
-
28 август көнне Кукмарада узачак бәйрәм программасы
8.00-18.00 - төбәкне өйрәнү музеенда күргәзмә- экспозиция; 15.00-21.00 - Кукмара күппрофильле лицей каршындагы мәйданда балалар өчен уен мәйданчыгы (кабартылган таучыклар һәм башкалар). Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәдәни чаралар: 17.30 - 18.00 - "Мин яратам сине, Татарстан" - үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы; 18.00-19.00 - Республика көненә, Кукмара районы оешуга һәм...
-
Кукмарада бәйрәм салюты кичке сәгать унда була
Республикабыз көненә, районыбызның 85 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасында ниләр генә юк, җәмәгать. 28 һәм 29 август көннәрендә рәхәтләнеп ял итәргә һәм күңел ачарга мөмкин булачак. Бәйрәм салюты исә иртәгә, 28 август көнне, кичке сәгать унда була.
-
Заводта агачка кысылып бер ир үлгән
Хезмәттәшенең саксызлыгы аркасында 47 яшьлек хезмәткәрнең гомере шунда ук өзелә. Әлеге көтелмәгән хәл "Яшел Үзән фанер заводы"нда була. Эшче кулы белән калдык-постык агачларны чистартып йөргән вакытта, аның хезмәттәше бу ирне күрмичә станокны кабызып җибәрә. Нәтиҗәдә, ир агач астында кала һәм җан бирә. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерү бара. http://intertat.ru
-
26 бала алкоголь белән агуланган
13 һәм 14 яшьлек яшүсмерләрнең гомере чак өзелми кала. Татарстанда агымдагы елның 7 аенда 26 бала алкоголь белән агуланган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр арткан дигән сүз. Иң күбе Чаллы балалары зыян күргән. Әлмәттә нибары бер бала шундый аяныч хәлгә тарыган. http://әлмәт таңнары фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&
-
Гөлнара Тимерҗанова гастрольгә йөрүне күз алдына да китерә алмый
Гөлнара Тимерҗанова «Шәһри Казан» хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында нәни кызы Айзифа турында сөйләгән. - Кызыбызга 11 ай булып килә. Йөреп китәргә маташа. «Әттәттә», «Идел» «мәм-мәм», ишектәге кыңгырау тавышын ишетсә, «дин-дин» ди. Ә менә мине «әннә» дип әйтми нигәдер. Аның каравы, телевизордан яки фотоларда күрсә, бармагы белән төртеп елмая. Аның, әнисенең...
-
Торак өчен түләмәүчеләрне фатирларыннан куалар
Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр һәр йортта диярлек бар. Республикабызда мондый фатир хуҗаларына йогынты ясауның төрледән-төрле ысуллары кулланыла. Әмма бу чаралар да әллә ни ярдәм итми. Башкалабызда гына гомуми бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җиткән. Ел саен арта барган тарифлар күп кенә кешеләрдә ризасызлык уята. Хәзерге вакытта фатир өчен түләүләр хезмәт...
-
Иртәгә “Хезмәт даны” газетасы редакциясенә “Ачык ишекләр” көненә рәхим итегез
Әлеге көн кысаларында: -теләгән һәркем редакциягә килеп "Районга һәм район газетасына 85 ел" дип аталган викторинада катнаша ала (җиңүчеләргә истәлек бүләкләре биреләчәк); -"Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсы. Уңган хуҗабикәләр алмадан үзләре ясаган кайнатманы (варенье) редакциягә алып килеп аны һәм аның рецептын башкаларга да тәкъдим итә алалар. Конкурста катнашу өчен сездән...
-
Норвегиядә гомер кичерүче райондашыбыз Маргарита Александрова белән элемтәгә чыктык
Якташларыбыз дөньяның төрле җирләренә сибелгән. Без аларны барлап, хәл-әхвәлләрен белешеп торырга тырышабыз. Үзләре дә редакция адресына сагынулы истәлекләр белән сугарылган сәлам хатлары юллыйлар, туган җирләренә кайткач, килеп кичерешләре белән уртаклашалар. Бүгенге көндә Норвегиядә гомер кичерүче Маргарита Александрованың да балачагы Оштырма Юмья авылында үтә. Урау юллар үтеп булса да, без аның...