27 август 2014 яңалыклары
-
Кукмарада Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте (+фото)
Бүген районыбызга Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бер төркем кунаклар килде. Алар Пчеловод авылындагы сэндвич-панель җитештерү цехының төзелеше белән таныштылар, 140 урынлы "Кояшкай" балалар бакчасында булдылар, поселоктагы 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчасына нигез ташы салу, Зур Кукмарадагы күпфункцияле үзәкне ачу тантаналарында катнаштылар. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин район активы...
-
30 августта “Зилант”та Республика көненә багышланган спорт бәйрәме узачак
30 август, шимбә көнне, "Зилант" спорткомплексында Республика көненә багышланган спорт бәйрәме үткәрелә. Программада: малайлар һәм кызлар арасында урам баскетболы, стритбол, конкурслар. Ярышларның спонсоры: Илгиз Галимуллин һәм "Интерметтрейд" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте. Башлана: 9 сәгатьтә. Рәхим итегез. фото: http://usiter.com/post_f.php?mir=www.sunhome.ru/UsersGallery/wallpapers/175/sport-basketbol-oboi.jpg&k=%F1%EF%EE%F0%F2
-
Кукмаралылар җиңел атлетика ярышыннан җиңү белән кайтты
Түбән Кама шәһәренең "Дружба" стадионында мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында җиңел атлетика ярышлары үтте. Үз төркемнәрендә Зөлфия Әгъләмова (Кукмара) 100 метрга йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә - алтын, ядрә этәрүдә көмеш медальгә ия булды. Валерий Николаев (Ош. Юмья) ядрә этәрүдә көмеш медаль алды. Мөнир Гыймадиев (Кукмара) - 1500 метр дистанциядә, Минегөл Семенова (Әсән Елга)...
-
Поселок башкарма комитеты җитәкчесенең бер көне
Редакциябезгә хат юллаучы хәбәрчеләрнең күбесе поселоктагы чисталык, юлларның торышы, урамнарның яктыртылуы, су белән тәэмин ителүе, көнкүреш мәсьәләләре турында борчылып яза. Газета укучыларыбызның чираттагы сорауларына җавап эзләп, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка мөрәҗәгать иткәч: "Әйдәгез, бер көн минем белән эшләп карагыз әле, Кукмараның нинди сулыш белән яшәвен, көн дәвамында бетмәс-төкәнмәс...