27 июль 2015 яңалыклары
-
Кукмаралылар Ворошилов урамы ишегалдында заманча “Кызыл калфак” әкиятен карады
Бу көнне әбиләр дә, бәбиләр дә бер дулкында тирбәлделәр, бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, "Кызыл калфак" әкиятен карадылар. Ворошилов урамы, 20нче йорт ишегалды быел бигрәк матур. Кайчандыр әрекмәннәр үсеп, ташландык хәлгә әверелә башлаган урында быел затлы балалар мәйданчыгы "үсеп чыкты", зурларның да мәнфәгатьләре кайгыртылды - кер эләр өчен нык баулар суздылар,...
-
1 августта Казанның 1010 еллыгына багышланган Сабан туе була (ПРОГРАММА)
1 августта Татарстан башкаласының Мирный бистәсендәге Каенлыкта уздырылачак Сабан туенда 70 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Бәйрәм сәгать 11.00 дә башлана. Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта бәйрәмгә әзерлек эшләре тулы көченә алып...
-
Кукмарадан берничә көнгә яңгырлар китә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген һәм иртәгә Кукмарада аяз һава торышы булуы көтелә. Һава температурасы 21-23 градус җылы. Атмосфера басымы 750 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү бара
Бүгенге көнгә район хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда 17200 тонна печән, 6200 тонна сенаж хәзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 14,6 центнер азык берәмлеге туры килә. Әле 7 мең гектарда катнаш азык культуралары, 5 мең гектарда күпьеллык үләннәрнең икенче катын, 6 мең 500 гектарда кукуруз уңышын җыясы бар.
-
Район җитәкчесе һәр тармакка төгәл бурычлар билгеләде
Район җитәкчесе Сергей Димитриев үткәргән киңәйтелгән дүшәмбе киңәшмәсендә быел ярты елда башкарылган эшләр, кичекмәстән хәл итәсе бурычлар, игеннәрне урып-җыю, төзелешләрне сыйфатлы итеп башкару, 13 сентябрьдә булачак сайлауларга хәзерлек һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. Әлеге көн тәртипләре буенча район Башкарма комитеты рәисе урынбасары Азат Гарифуллин, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнәфина,...
-
Гөлназ Солтанова өченче баласын Швейцариядә тапкан
Җырчы Гөлназ Солтанова өченче тапкыр әни булган. Ул баласын Швейцариянең Женева шәһәрендә тапкан. Нарасый 3840 гр авырлыкта. Буе - 52 см. Балага Роберт исеме кушканнар, дип хәбәр итә "Шәһри Казан" газетасы. Чыганак: http://tuylar.ru/golnaz-soltanova-ochenche-balasyn-shveytsariyade-tapkan-2582
-
Кукмараның ЮХИДИ хезмәткәренә ришвәт бирмәкче булган Яр Чаллы кешесе 30 мең сум штраф түләячәк
Кукмара район судында 59 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешесе Хәниф Абдельмановка карата җинаять эше каралды. Ул вазыйфаи затка ришвәт бирергә теләгәне өчен гаепләнә, дип хәбәр итә район прокуратурасы. Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, "КамАЗ" шоферы Абдельманов агымдагы елның март аенда Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен бозганы, төгәлрәге, төзек булмаган тахограф белән транспортта хәрәкәт...
-
Светлана Ромашина Россиягә беренче алтын китерде
Синхрон йөзүдә өч тапкыр Олимпия чемпионы Светлана Ромашина Казанда узучы Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында Россия җыелмасына беренче алтын медаль китерде. Спортчыга ялгыз чыгышның техник программасында тиңнәр булмады. Сигезенче булып чыгыш ясаган Светлана техник программаны бик оста башкарып чыкты. Тамашачылар моның алтынга тиң чыгыш икәнен аңлап, аны алкышларга күмде....
-
Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган. Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Кайбыч, Нурлат, Яңа Чишмә,...
-
Яшьлегем хатирәсе (шигырь)
Яшьлегемне эзләп барам әле, Кая китте минем балачак? Су буена төшеп бака, балык тотып, Манма суга батып кайткан чак. Әни дулый, апам әрли мине, Син ирҗәнкә булып йөрисең. Төшен чыгып китсәң, кичен өйгә Кайтып керәсеңне белмисең. Нишләтәсең, холкым шундый минем, Дулап торсалар да, түздем мин. Су буеннан кәкре таллар алып,...