27 февраль 2018 яңалыклары
-
Фото: Юл һәлакәтендә тугыз кешенең гомере өзелгән
Һәлакәт М5 федераль юлында Олы Теләк авылыннан ерак түгел килеп чыккан.
-
Татарстанда яз кайчан җитә?
Республикада кыш карлы булды һәм һава температурасы тирбәлеп торды.
-
Нурулла Шәфигуллин иҗатташ дуслары белән зурсәрдеклеләргә ял бүләк итте
Авылдашыбыз Нурулла Шәфигуллин Алабуга шәһәренең "Чулман" әдәби берләшмәсенә йөреп, шигырьләр иҗат итә. Дуслары белән Зур Сәрдеккә очрашуга кайтып, авылдашларга әллә никадәр яңа шигырьләр, җырлар бүләк итеп киттеләр.Янсыбы кызы Тәслимә Кәримованың шигырьләре, Мироваевлар гаиләсенең җырлары, Нурулла абыйның үзенең чыгышлары тамашачыны ике сәгать дәвамында шигырь-җыр дулкынында тибрәтте, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.
-
Гөлназның китәсен белгәч, Ришат Төхвәтуллинның кәефе төшкән
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева "Җәннәт" (Джаннат) псевдонимы белән Россия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Тиздән ул Мәскәүгә күченеп үз проектын башлап җибәрә, дип яза Шәһри Чаллы.
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Фото: Зур Сәрдек егетләре белән горурланабыз
Зур Сәрдектә уздырылган "Ягез әле, егетләр!" шоу-тамашасында егерме егет халыкка тамаша күрсәтте. Хәрби-патриотик, спорт, мәдәни биремнәрне тамашачы күңеленә хуш килерлек итеп башкардылар алар. Мәртәбәле жюри командаларның тырышлыгын югары бәяләде. Нинди генә чара уздырсак та зур активлык күрсәтүче яшьләребез белән горурланып яшибез, дип хәбәр итте Рәмзия Хөсәенова.