27 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Ош.Юмьяда хисап җыелышы үтте (+фото)
Авыл җирлекләрендә район Башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары бара. Бүген Оштырма Юмья авыл җирлегендә халык белән очрашу үткәрелде. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов, "Әсәнбаш" агрофирмасы "Заря" бүлекчәсенең башкаручы директоры Раил Галимуллин, мәктәп директоры Виталий Семенов, полициянең участок уполномоченные Виталий Кусаев һәм...
-
Купкада Рамил Зарипов һәм Салават Ваккасовлар истәлегенә хоккей турниры үтте
Анда Купка, Чишмәбаш, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Олыяз, Адай, Аш.Буҗи, Мәмәшир авыллары командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелеккә Зур Сәрдек командасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Купка һәм Мәмәшир командалары бүлеште. фото: http://ru.ela.mobi/?text=%D1%85%D0%BE%D0%BA%D0%BA%D0%B5%D0%B9
-
Кукмарада бер ир-ат пычак тотып хатынына үтерү белән янаган
Агымдагы елның 18-24 гыйнварында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә район халкыннан кабул ителгән 105 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында. 15-16 гыйнварда билгесез зат "Тукай" агрофирмасының Битләнгер авылындагы фермадан суыткыч пультын һәм сөт саву аппаратын юу җайланмасын урлый. 19 гыйнварда, кичке сәгать алтыларда,...
-
Кукмарада укытучыларның кышкы спартакиадасы узды
Район мәгариф идарәсе һәм профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасын уздырды. Анда мәгариф хезмәткәрләре спортның сигез төре буенча көч сынашты. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында беренче урыннарны алучылар менә кемнәр: чаңгы ярышы (эстафета) - Дилүс Кәримуллин (Лельвиж), Маиса Михайлова (Нырья балалар бакчасы), шорт-трек - Айрат Нигъмәтҗанов (Туембаш), Лилия Нәбиева (Сәрдекбаш), өстәл...
-
“Тылсым”да “Хокукый белемнәр мәктәбе” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды
Әлеге чарада үзәк директоры Нурсөя Мөбарәкова, Кукмара рйаоны буенча Россия пенсионерлары союзының җирле бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова, "Россельхозбанк"ның әйдәп баручы икътисадчысы Марат Закирҗанов, район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗановлар катнашты. Очрашып сөйләшүдә сүз башлыча агымдагы елда пенсиянең тупланма өлеше, кертем һәм кредитлар буенча пенсия реформалары турында барды. Равил Нигъмәтҗанов исә...
-
Кукмараның ЮХИДИ коллективы узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алды
Узган атнада Казанда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республиканың икенче категория ЮХИДИ бүлекчәләре арасында беренче урынны алган Кукмара юл...
-
Зур Кукмара җирлегенә МТЗ тракторы кайткан
Республикада авыл җирлекләре арасында барган конкурста бер миллион сумлык грант оту нәтиҗәсендә күптән түгел Зур Кукмара авыл җирлегенә яңа МТЗ-82 тракторы кайткан. Шушы суммага трактор арбасы һәм көрәк тә алынган. фото: http://gajas.ru/ksd/c29-36762.html
-
Хат ташучыбыз Сәкинә Сәфәргалиеваны һәркем ярата
Почтальон - авыл җирендә дәрәҗәле, шул вакытта күп көч һәм вакыт сорый торган һөнәр иясе. Юлларның такырын да, баткак-сазлыгын да таптарга туры килә хат ташучыга. Кышның күз ачкысыз буранлы көннәрендә зур сумка күтәреп, 8-10 чакрымны тездән кар ерып кайту бер дә җиңел түгелдер. Почта бүлекчәсе күрше авылда урнашкан булса, бигрәк...