26 июль 2013 яңалыклары
-
Ураза бәйрәмендә ничек ял итәбез?
"Татарстан республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында" Татарстан Республикасы Законы нигезендә Ураза бәйрәме ял көне булып санала. Шул сәбәпле, Татарстанда 8 август - пәнҗешәмбе көн ял көне дип игълан ителә. 7 август эш көне 1 сәгатькә кыскартыла. Республика көне 30 август - җомга көнгә туры килә һәм бу көнне...
-
"Кояшкай"да наркотикларга каршы стенгазета ясадылар
"Кояшкай" социаль приютында наркотикларга каршы көрәш турында чираттагы дәрес-әңгәмә узды. Әлеге чара кысаларында балалар илебезгә яшерен рәвештә керүче наркотиклар, аларның кеше организмына зыяны турында сөйләштеләр, бу турыда белемнәрен тирәнәйтү өчен оештырылган тренингларда катнаштылар. Шулай ук биредә тәрбияләнүчеләр "Наркотикларга каршы" дип аталган темага стенгазеталар да ясадылар. Барлык катнашучыларга тәм-томнардан торган күчтәнәчләр...
-
Кукмарада күпкатлы йортларга ике контурлы котеллар куялар
Кукмарада күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы котеллар кую дәвам итә. Тиздән Тинчурин, Завод урамнарындагы биш катлы йортлардагы 94 фатирга куелган җылыту казаннарын сынап карау башланачак. Ә киләсе елда Нур Баян, Гафиятуллин, Вахитов урамнарындагы йортларда 800-850 фатирга ике контурлы су җылыту казаннары кую планлаштырыла. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
"Волонтер" хәрәкәте Алабугада булып кайтты
Кукмарада урнашкан регионара "Волонтер" хәрәкәте вәкилләре - Алсу Айсина һәм Фирүзә Шәмиева Алабугада узган "кече" координацион совет утырышында булып кайтты. Биредә шулай ук Кукмараның "Кемнең кулы җылырак" дип аталган җирле өлкәннәр клубына йөрүчеләр дә катнашты. Утырышта һәр оешма вәкилләре үз эшчәнлекләре, яңа проекталары белән таныштырды, кызыклы һәм файдалы сәфәрләр турында...
-
Кемнең балыгы зуррак?
Менә шундый зурлыктагы балык тотканнар Россиянең бер күлендә. Ә сез балыкка йөрисезме? Быел күпме балык тоттыгыз? Бу турыда сездән кызыклы фотолар һәм фикерләр көтеп калабыз. Аларның иң-иңнәре әлеге сайтка да урнаштырылачак. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Марат Гайнановка ярдәм итик!
Янсыбы авылыннан Гайнанова Фәния Минневәзих кызы Кукмара районында яшәүче мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Аның улы - 1988 елгы Гайнанов Маратка йөрәкне трансплантацияләү буенча операция ясау һәм операциядән соң дәвалау курсы өчен акчалата ярдәм кирәк. Гайнановларның өй адреслары: Янсыбы авылы, Хәйретдинов урамы, 76 йорт. Телефоннары: 89503123498 фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
"Хезмәт даны"на язылырга онытмагыз
"Татарстан почтасы" 20 июльдән 2014 елның 1нче яртыеллыгына матбугатка срогыннан алда язылу башлануын игълан итте. Подписка 2013 елның икенче ярыеллыгына булган бәяләр белән алына. "Хезмәт даны", "("Трудовая слава") газеталарына алдагы ярты елга язылу хакы 300 сум. Газетага Кукмара почтамтында, барлык элемтә бүлекчәләрендә, хат ташучылар аша һәм редакциядә язылырга мөмкин.
-
Филипповкада узган Питрау бәйрәмендә халыкны бушлай ботка белән сыйлаганнар
Филипповка авылында ел саен җәй ахырына таба якынлашканда уздырыла торган Питрау бәйрәме үтте. Биредә Казан, Нократ Аланы, Можга, Кизнер шәһәрләреннән кайткан кунаклар һәм Иске Юмья җирлегенә караучы халык катнашты. Бәйрәмдә ике бертуган апалы-сеңелле Маргарита Байметова һәм Римма Парфенова ботка пешереп, авылдашларын табын артында сыйласа, авылга кайткан якташлары концерт программасы оештырды....
-
Асфальт юлдан йөрү рәхәт
Быел федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды-Кенә авылларына керү юллары төзелә. Яңа Каенсар авыл юлы төзелеше 28 миллион сумга төшә һәм ул инде тәмамлану алдында тора. -Июнь аенда эшкә керешкән идек, - ди "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонтлау...
-
Саумы, яңгырлы иртә!
Ниһаять, районыбызга күптән көтелгән яңгырлар циклоны да килеп җитте. Әмма, кем әйтмешли, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Яңгырның бәрәңгегә файдасы булса да, урып-җыю эшләрен бераз тоткарлап, уңышның сыйфатын киметергә мөмкин. Синоптиклар вәгъдә итүенчә, әлеге һава торышы атна азагына кадәр дәвам итәчәк һәм җылы һава сакланачак. Кыскасы, табигать борылышларына карамастан, без сезгә...