26 май 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев бәйрәм уңаеннан эшмәкәрләрне тәбрикләде
-Бу көнне без энергияле, инициативалы, иҗади, үз эшләрен булдырып, югары үсешкә ирешә алган кешеләрне хөрмәтлибез, - диелә котлауда. - Эшмәкәрлек - районыбызның социаль-иктисадый секторының алыштыргысыз өлеше. Сез үзегезнең бай, киңкырлы тәҗрибәгезне кулланып, тормышыбызның төрле өлкәләре үсешенә үз өлешегезне кертәсез, үзегез белән бергә башка булдыклы кешеләрне дә район икътисадына тартасыз. Яңа...
-
Күрше Мамадыш районында узачак “Питрау” бәйрәменә Рөстәм Миңнехановны көтәләр
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Мамадыш районының Җөри авылында узачак республикакүләм "Питрау" бәйрәменә килүе көтелә. Район һәм республикадан гына түгел, ә күрше-тирә төбәкләр халкын да үзенә җыйнаучы "Питрау" бәйрәме 11 июль көнне узачак, дип хәбәр итә "Нократ" газетасы. фото: http://www.mamadysh-rt.ru
-
Кайбер элмә такталардагы язуларның хаталы бирелүенә йөрәк әрни
Кукмарабыз матурлана, бар җирдә төзекләндерү эшләре бара. Җәй көне бигрәк тә тирә-ягыңа игътибар итәсең бит ул. Кайбер элмә такталардагы язуларның хаталы бирелүе йөрәкне әрнетә. Шуларны дөрес итеп язарлык та белемебез юк мени инде безнең?! "Автомойка Аладдин", "Отелье на Спортивной", "Шәһәргә чыгу" кебек гади генә сүзтезмәләр дә хата белән язылган. Бу...
-
19 яшьлек егет әтисенең мыскыллавына түзә алмыйча үз-үзен үтергән
Үләр алдыннан яшь егет әнисеннән исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисе белән аерылуын үтенә. Әлеге фаҗига Әлмәт шәһәрендә була. 19 яшьлек Реналь Лотфуллин, исерткеч эчемлекләр кулланучы әтисенең мыскыллауларына түз алмыйча, үз-үзен үтерә, дип хәбәр итә sntat.ru. Яшь егетнең югалуы хакындагы хәбәр социаль челтәрләрдә 25 майда барлыкка килә. Улы югалганнан соң, әнисе полициягә...
-
Кукмара базары гөрли (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бу көннәрдә районыбыз базарында кызу "урак өсте". Бар халык чәчәк, помидор, борыч, кыяр, кәбестә һәм башка кәлшәләр алу белән мәшгуль. Чәчәкләрнең исә нинди генә төре юк! Питунияне 20-30 сумга, анютины глазки чәчәген 30 сумга, георгиннарның бер төбен 150 сумга сатып алырга мөмкин.
-
Районыбызның Янил мәктәбе укучысы республикакүләм бәйгедә икенче урынны алды
Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйльфанова Динәрә (җитәкчесе Рәзинә Әхмәдуллина) республикакүләм "Сәләткә нур булган йолдызлар" бәйгесенең "Драматургия" номинациясендә "Гафу ит мине, әнкәй" дигән әсәре белән икенче урынны яулады.
-
Кукмаралылар “Ак калфак” форумында катнашты
Казанда Бөтендөнья Конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" җәмгыятенең татар хатын-кызлары форумы узды. Галиәсгар Камал театры һәм Фәннәр Академиясендә күренекле шәхесләребез һәм чит ил кунаклары чыгышларыннан торган зур киңәшмә булды. Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты. Форум кунаклары Арча педагогия...