26 март 2014 яңалыклары
-
"Музыкаль дистә" хит-парадында катнашучы якташыбыз Гөлназ Гарифҗанова өчен тавыш бирик, дуслар
Якташыбыз Гөлназ Гарифҗанова ТНВ каналында оештырылган "Музыкаль дистә" хит-парадында үзенең "Чишмә башы" җыры белән катнаша. Әлеге хит-парадта җиңүчеләр СМС-тавыш бирү юлы белән ачыклана. Гөлназ өчен 5066 номерына 045 санын язып тавыш бирергә чакырабыз. Якташыбыз иҗатына битараф калмыйк, кадерле дуслар!
-
Кукмарада яз белән кыш тартыша
Бу темага кагылгач, мин уйга калдым... Чынлап та, быелгы Яз белән Кыш бер-берлэре белән сөйләшә. Язнаң тизрәк киләсе килә. Аның җылы кояшы белән тәннәрне иркәлисе, матур тал песиләрен чыгарасы килә. Ә кышның һич кенә дә китәсе килми. Ул, көн кичкә авышса, салкын җилләре белән җаннарны өшетә. Яз, үзен яклап, көндезләрен...
-
Кукмарада яшүсмерләр арасында баскетбол турниры булачак
27-28 мартта "Зилант" спорт мәктәбендә 1997-98 елгы яшүсмерләр арасында Кукмара 4нче урта мәктәбенең беренче директоры Рафаэль Мостафин призына төбәкара баскетбол турниры була. Турнирда Кукмара, Алексеевск, Балтач районнары һәм Вятка Аланы командалары катнашачак. Башлана: 10.00 сәгатьтә. фото: http://infopokrovsk.ru/view_cat.php?cat=3&page=60
-
Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары шоферларга махсус белешмәләр таратты (+фото)
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар. -Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча...
-
Кукмарада 36 яшьлек ир-егет кәрәзле телефон өчен шешәдәшен кыйнап үтергән
Кукмарада коточкыч җинаять эшләнде. Агымдагы елның 16 мартында, кичке сәгать алтылар тирәсендә, беркайда да эшләмәүче 36 яшьлек ир-егет поселоктагы шәхси йортларның берсендә 24 яшьлек егетне кыйнап үтерә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов әйтүенчә, исерткеч эчемлекләр кулланган ике ир кеше арасында кәрәзле телефон өчен тавыш чыга. Аракы...
-
Красноярск өлкәсендә яшәүче якташыбыз Сабанчино авылында юлларның начар булуына үзенең борчуын белдерә
Олыгайгач, күп йөреп булмый икән. Шулай да, узган көз туганнарым белән күрешим, әти-әни каберен, туган-үскән җирләремне күрим дип, Сабанчино авылына кайтып килдем. Авыл зур, матур булып, сабантуйлары, җыеннары белән хәтеремдә сакланып калган. Кече туганым Нократ Аланы вокзалыннан машинасы белән каршы алып, җилләтеп кенә мине авылга алып кайтты. Мин юлларның әйбәтлегенә...
-
Мәчкәрә коррекция мәктәбе командасы өстәл теннисы ярышында беренчелекне алды
Минзәлә шәһәрендә өстәл теннисы буенча үткән зона ярышында Мәчкәрә коррекция мәктәбе командасы да (тренерлары Фәния Галиәхмәтова) катнашты һәм гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынны яулады. Кондратьев Наил (Кукмара), Виталий Егоров (Иске Кенә-Юмья), Илзия Шәриповаларның (Мәмәшир) призлы урыннарны алулары командага финал ярышларында катнашырга мөмкинлек бирде. фото: http://www.kazan2013.megafon.ru/news/?PAGEN_2=64
-
Кукмара 4нче урта мәктәбендә рәсем укытучылары семинары узды (+фото)
Семинарның темасы "Заман таләпләре системасында рәсем фәнен укыту, аның үзенчәлеге һәм үткәрү методикасы" иде. Әлеге чарада район мәгълүмати-методик үзәк методисты Ралина Хисмәтова, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Регина Вәккасова, район мәктәпләренең җыр, рәсем укытучылары катнашты. Семинарда тәҗрибәле укытучыларның чыгышлары тыңланды, яшь белгечләр исә мастер-класслар күрсәттеләр.