25 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кукмарада төп чыршының утлары кабынды (+Фото)
Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда тып чыршыны ачу тантанасы булды. Балалар, өлкәннәр бәйрәм концерты карадылар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар.
-
“Шәфкать” балаларны тернәкләндерү үзәгенә полиция Кыш бабае килде (+Фото)
Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре гөрли. "Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә әлеге бәйрәм бик матур, оешкан төстә үтте. Чыршы бәйрәменә Убырлы карчык, әкият геройлары гына түгел, ә погонлы Кыш бабай да килгән иде. -"Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында быел балаларны тернәкләндерү үзәгенә килдек. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр...
-
Субсидияләр түләүдә үзгәрешләр
Быел 19 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы законга үзгәрешләр кертү хакындагы яңа закон кабул итте. Хәзер ярдәм чаралары мохтаҗлыкны исәпкә алып күрсәтеләчәк. Бүгенге көндә субсидияләр алучы ветераннарның моңа хокуклары сакланып калачак. Закондагы үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан социаль ярдәмнән файдалану хокукына ия...
-
Терлек төялгән "КамАЗ"ның тормозы эштән чыккан
24 декабрьдә 10:44 сәгатьтә М-7 Волга трассасының 1081 нче чакрымында ике "КамАЗ" машинасы бәрелешкән. Минзәлә районы биләмәсендә, Хуҗамәт авылыннан ерак түгел урында, килеп чыккан гадәттән тыш хәл бер йөк машинасының тормоз системасы сафтан чыгу аркасында килеп чыккан. Тормозы эштән чыккан "КамАЗ" мөгезле эре терлекләр төягән була. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән....
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы “Хыялга ышан” дигән төбәк конкурсында беренче урын алды
Кизнер шәһәрендә халык уен коралларында яшь башкаручыларның "Хыялга ышан" дигән II төбәк конкурсы узды. Бәйгедә кукмаралылар да катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Баян" классында белем алучы Эдуард Ганиев "Аерым башкаручы" номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Укытучысы - Дамир Рафиков.
-
Сәүдә үзәгендә бала өстенә боксчы грушасы төягән стеллаж ауган
Татарстанда баланың сәүдә үзәгендә җитди имгәнүе аркасында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан тикшерү идарәсе җиткерә. 21 декабрьдә биш кешелек гаилә - өч кечкенә балалы ир белән хатын Казандагы бер сәүдә үзәгендә спорт товарлары сатылучы кибеткә килә. Көтмәгәндә 10 яшьлек малай башына боксчы грушалары төягән стеллаж ава....
-
Татар киносының чишмә башы Кукмарадан башлансын
"Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, без егерме алты сәгать эшләдек", - ди Заһид Мәхмүди. Бүгенге әңгәмәбез быел Казанда үткәрелгән мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән 750 тасма арасыннан сайлап алынган "Җәза" фильмы турында. "Мәхмүтфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән "Җәза" кинофильмы милли татар киносы сәнгатенә үзенчәлекле бер дулкын булып килеп керде. Нигездә, Кукмара...
-
Кукмарада әле яңгыр ява, әле кар...
Аңламассың бу һава торышын: бер караганда бар җиһанны ямьгә төреп ябалак-ябалак кар ява, буран котыра, икенче караганда күк йөзен соры болытлар каплап алып, яңгыр сибәли башлый. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар тотрыксыз һава торышының әле тагын берничә көнгә сузылачагын фаразлый. Шимбә көнне һава температурасы -6 градусны тәшкил итсә, якшәмбегә...