25 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Ялган хәмер турында – “Халык контроле”нә
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында мәгълүматлар урнаштыруның бернинди дә кыенлыгы юк
-
Әллә язмыш, әллә каргыш: ирне тикшерәм – сулыймы, юкмы. Көн дә шулай
Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Араларында бер кыз да тумаган шуларның. Язмыштырмы, каргыштырмы – шушы ирләр иллегә җиткәнче үлеп бетеп баралар. Минем ир иң кечесе, ул төпчек. Кырыкка кадәр берсе дә артык күп эчмәделәр алар. Кунаклар килсә, йә үзебез барсак, туйларда гына эчәләр иде. Анда да егылып, аяктан калганчы эчкәннәре булмады. Ә кырыктан соң нидер була аларга. Абыйлары да шулай китеп барды.
-
“Әдәп саклап, “кияү”сез калдык”
Апа белән икебез дә бик яшьли тол калдык. Ярый әле аның балалары бар. Ә миңа андый бәхет эләкмәде. Ирем белән ике елга якын гына яшәп калдым: аны миннән каты авыру тартып алды. Ирем үлгәч: “Балабыз да булмады, ичмасам, әле ярый сабыем бар дип куанып, якты киләчәккә өметләнеп яшәр идем”, – дип, туйганчы еладым.
-
Бәйрәм белән, әниләр!
Әни-җирдә иң газиз,иң якын кеше,чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңелеңә сеңдергән.Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
-
Гарәфетдин абый белән Мәликә апа үзләренең 8 балаларын гадел, тырыш, итагатьле итеп үстереп, олы тормыш юлына чыгаралар
Беркемнең дә тормыш юлы сынауларсыз, шома гына узмый. Аеруча бүгенге өлкән буын кешеләренең язмышы ачы да, гыйбрәтле дә булган. Аларның тормышта күргәннәрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел.