25 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Чират кукурузга җитте
Быелгы уңыш тулысынча амбарларга кайтты дияргә мөмкин, бары тик кукурузны гына җыеп аласы калды. Ул районыбызда 4169 гектарда игелгән иде. Аннан 79228 тонна силос салу планлаштырылса, бүгенге көнгә үтәлеш 78 тонна тәшкил итә. "Кукмара" агрофирмасында кукурузны силос салу өчен генә түгел, орлык алу өчен дә үстергәннәр. Андый төр сорт "Правда"...
-
"Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе дәвам итә
Татарстанда "Китапка икенче сулыш бир" республикакүләм хәйрия акциясе 2015 елның 22 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүгенге көндә Арча муниципаль районы халкы мәктәп китапханәләре фондын үстерүдә иң актив катнашучылар булып тора. Лидерлар арасында - аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәп һәм Арча шәһәренең 5нче гимназиясе. Иң күп китап...
-
Яшен сугып, күз ачып йомганчы, йорт күмергә әйләнә
Сентябрь башында булган давыл, яуган яңгырлар күп кенә кешегә зыян алып килде. 8 сентябрь көнне Арчаның Южная урамындагы ике фатирлы йортны яшен суга. Күз ачып йомганчы күмергә әйләнә алар. Ә анда яшәүчеләр бернәрсәсез урамда кала. - Арчаның Һади Такташ урамында әби-бабайдан калган кечкенә генә иске йортыбыз бар иде. 1946 елгы...
-
Аю күлгә коенырга килгән
Яшел Үзән районының Ильинко авылындагы күл буенда, көтмәгәндә, балыкчыларның котын алып, аю килеп чыга. Курыккан балыкчылар качкан арада аю тыныч кына күлдә чыпырдый башлый. Үз эшен тәмамлагач, аю китеп югала. Моңа кадәр Яшел Үзән районы белән Марий Эл Республикасы чигендә аю гөмбә җыючыларга ташланган иде, дип кисәтә Яшел Үзән җирле...
-
Ак кәгазьдәй сабый күңеленә язмышларны башлап яздыгыз
Бу шигырь юллары Тырыш авылының югары категорияле, башлангыч сыйныф укытучысы Нурия ханым Шаһабиевага бик тә туры килә. Бүгенге язмам авылыбызның күрке булган, укытучы исемен тап төшермичә горур йөрткән, бик тә тыйнак, икейөзлелекне, ялагайлылыкны җене сөймәгән, утыз алты ел балаларга белем бирүче, игътибарлы һәм ихтирамлы чын педагог турында. Мәктәпкә укырга дип...
-
Яктырткыч лампаларда кемнең үче бар? (+ФОТО)
"Хезмәт даны" газетасының 21 август санында басылган "Авыл, шәһәр яме - паркларда" дигән язмада Кукмараның Җиңү паркы комплексында төзекләндерү эшләре башкарылуын, яктырткыч лампалар куелуын хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә ниндидер явыз затлар "Гашыйклар эскәмиясе", "Гаилә" агачы белән беррәттән, тимердән бизәкләп эшләнгән, тирә-юньгә ямь биреп торучы яктыркыч лампаларны сындырып, чыбыкларын өзеп,...
-
Күкшел авылында инеш аша күпер салынган (+Фото)
Соңгы вакытларда районыбызда сөенечле вакыйгалар күп булды: кайда фельдшер-акушерлык пункты, кайда балалар бакчасы яки спорт мәйданчыгы ачылды. Ә менә Күкшел авылы халкының шатлыгы бөтенләй үзгә. Язларын ярларыннан ташып, түбән оч кешеләрен интектергән инеш "Кукмара мелиоводстрой" җәмгыяте көче белән, ниһаять, буйсындырылган. -Зур афәттән котылдык,- дип сөйли шул тирәдә яшәүче Котдус Тимергалиев....