25 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Суслонгер сүзен ишетүгә тәннәр чымырдый – якташыбыз истәлекләре
Тарихи Нюрнберг процессы барышын телеграф аша турыдан-туры Мәскәүгә хәбәр итеп торуда катнашкан авылдашыбыз Нургали абый Нуриәхмәтов (1926-1996) турында язма әзерләгәндә ("Тарихи процесс хәбәрчесе", "Хезмәт даны", 30.08.2011) улы Ильясның рөхсәте белән аның шәхси архивы белән танышырга туры килде. Документлар арасыннан язылып та, ниндидер сәбәпләр белән газеталарга җибәрелми калган бер мәкалә чыкты....
-
Сентябрь ахырында өлкәннәргә гомуми мунчада юыну өчен ташлама ясалачак
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда күптөрле чаралар узачак. 26, 27 сентябрь - пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә өлкәннәр Кукмара поселогындагы гомуми мунчада ярты бәягә юына алачаклар. Моның өчен мунчага барганда пенсия таныклыгын онытмаска кирәк. фото: http://nashadasha.do.am/publ/33-1-0-1127
-
Кукмарада Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек башланды (+фото)
Бүген район Советы бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек чаралары күрү буенча районда төзелгән махсус комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты. Утырышта сугыш һәм тыл ветераннарының тормыш-көнкүрешен яхшырту, зиратларны, сугыш ветераннарының каберләрен, һәйкәлләрне тәртипкә китерү, мәктәпләрдә патриотик тәрбия эшен җанландыру, өлкән...
-
Янгыннарның күбесе исерекләр, тәмәкечеләр гаебе белән чыга
Быелның 8 аенда районда 22 янгын чыгу очрагы теркәлде, янгын вакытында бер кеше һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Ут 4 торак йортны, 21 хуҗалык корылмасын юкка чыгарды, 6 өйгә, 1автомобильгә зарар китерде. Ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү, электр җиһазларыннан файдаланганда...
-
Табибларның балаларны сөендерүчеләргә рәхмәтләре зур
Район үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге коллективы стеналарны бизәкләүдә, рәсемнәр ясауда ярдәм иткән волонтерларга (кураторлары Фирүзә Шәмиева) үзенең рәхмәтен җиткерә. "Шулай ук шәхси эшмәкәр Рамазан Юнысов, Жилой Рудниктан Миләүшә һәм Раил Сафиннарга да рәхмәтебез чиксез, - диләр алар. Ярдәм кулы сузучыларның барысына да саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез". фото: http://www.liveinternet.ru
-
“Сөмбелә”дә җыр-бию дә булды, конкурслар да үткәрелде (+фото)
Табигатьнең иң матур чагы - алтын көз дә килеп җитте. Көн белән төн озынлыгының тигезләнгән хәлендә халкыбыз "Сөмбелә" бәйрәмен билгеләп үтә. Кукмара халкы быел да аны район мәдәният йортына җыелып бәйрәм итте. Бу көнне сәхнәдән районыбызның иң оста гармунчылары, фольклор һәм җыр-бию ансамбльләре, танылган җырчылар, мәзәкчеләр чыгыш ясады, тамашачылар өчен...
-
Кукмарада иртәдән үк “бөке”
Аеруча иртәнге якта Кукмара үзәге машиналар ташкынына күмелә. Үткән ял көнне бөтенроссия күләмендә игълан ителгән "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне"ндә дә кем генә барасы җиренә җәяү кузгалды икән?! Киресенчә, үзәктә ярминкә үткәрелгәнлектән, поселок үзәгенең һәр почмагы машиналар тукталышына әверелгән иде. Сүз уңаеннан: бүгенге көндә район ЮХИДИ бүлегендә 24 меңнән артык җиңел...