25 август 2015 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” газетасына - 85 яшь (бәйрәм программасы)
28 август Бездә - "Ачык ишекләр көне" Әлеге көн кысаларында: -теләгән һәркем редакциягә килеп "Районга һәм район газетасына 85 ел" дип аталган викторинада катнаша ала (җиңүчеләргә истәлек бүләкләре биреләчәк); -"Иң тәмле алма кайнатмасы" конкурсы. Уңган хуҗабикәләр алмадан үзләре ясаган кайнатманы (варенье) редакциягә алып килеп аны һәм аның рецептын башкаларга да...
-
Республикабыз көненә, районыбызның 85 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы
28 август: 8.00-18.00 - төбәкне өйрәнү музеенда күргәзмә- экспозиция; 15.00-21.00 - Кукмара күппрофильле лицей каршындагы мәйданда балалар өчен уен мәйданчыгы (кабартылган таучыклар һәм башкалар). Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәдәни чаралар: 17.30 - 18.00 - "Мин яратам сине, Татарстан" - үзешчән сәнгать осталарының концерт программасы; 18.00-19.00 - Республика көненә, Кукмара районы...
-
Балаларга портфельләр тапшырылды (+Фото)
2007 елдан башлап республикада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе тормышка ашырылып килә. Бүген дә күппрофильле лицейда бу традициянең матур үрнәге булды. Райондашларыбыз, җитәкчеләр, оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр быел да хәйрия эшендә актив катнашып, балаларга сөенеч бүләк иттеләр. Авыр тормышта, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән 84 балага (34е - поселокта, 50се...
-
Бер хатын-кыз парашюттан сикереп харап булган
Фаҗига Минзәлә районында була. 38 яшьлек ханым парашют спорты белән 2013 елдан бирле шөгыльләнә торган була. Кызганычка каршы, бу юлы уңышсызлыкка очрый. Нәтиҗәдә бик күп тән җәрәхәтләре ала һәм бераз вакыттан соң хастаханәдә җан бирә. Әлегә тикшерү эшләре дәвам итә. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47931-parashyuttan-sikerep-harap-bulgan.html
-
Пычак авылы балаларын китапханәче “Әкиятләр иленә сәяхәт”кә алып чыкты
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Әкиятләр иленә сәяхәт" дип аталган әңгәмә үткәрде. Укучыларны татар халык әкияте китабы белән таныштырды. Алар әлеге китаптан "Хәйләкәр төлке", "Тылсымлы чыбык" дип исемләнгән әкитяләрне укып фикер алыштылар. Балалар үзләре белгән әкиятләрне яттан сөйләп күрсәттеләр. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
“Хәтер китабы”редакциясе “Татарстан Республикасы Тыл Геройлары” китабын нәшер итте
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бу китап якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәт батырлыгын ача. Ике дәүләт телендә республикабызның Җиңүгә хезмәте белән керткән өлеше бәян ителә; сугыш елларында Татарстанда эшләгән һәм соңрак Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган 102 татарстанлы турында кыскача белешмәләр китерелә; сугыш елларындагы хезмәтләре өчен орденнар белән бүләкләнгән...
-
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Кукмара дәваханәсенең капиталь төзекләндерелүче акушер-гинекология бүлегендә булды (+Фоторепортаж)
Үзәк дәваханәнең акушер-гинекология бүлеге чын мәгънәсендә үзенең икенче "яшьлеге"н кичерә. Моннан 17 ел элек төзелгән бина шактый тузган, искергән иде инде. Хәзер исә... танырлык та түгел! -Төзекләндерү эшләре республика президент программасы кысаларында алып барыла, - ди район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев. - Әлеге бүлектә "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләренең...
-
Кукмарада яңа балалар бакчасы ачылды (+Фоторепортаж)
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов кичә Кукмарада 260 урынга исәпләнгән "Йолдызлык" балалар бакчасын ачты. Районыбыз үзәгендә бер ел эчендә калкып чыккан балалар бакчасы республика президент программасы буенча төзелде. -Кукмараны мин күптәннән беләм. Район үсә, үзгәрә. Демографик хәл дә бик яхшы. Безнең төп максат: авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен шәһәрлеләр белән бер дәрәҗәдә...
-
Адайда "Кичке уен" узды (+Фото)
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләренең авылларда "Кичке уен"нар оештырып йөрүләрен белә идек. Менә шундый матур тамашаны Адай авылы халкына да бүләк итте алар. Көтү кайтып, малларын карап, йорт-кура тирәсендәге эшләрен тәмамлагач, авыл халкы дәртле моң-көй агылган җиргә - клуб ишегалдындагы мәйданчыкка җыйналды. Яшь-җилкенчәк кенә түгел, апа-абыйлар да, ак яулыклы әбиләр дә...
-
Аш.Буҗи китапханәчесе балаларны табигатькә сәяхәткә алып чыкты
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен,"Табигатькә сәяхәт" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде. Укучылар табигатькә сәяхәткә чыктылар. Экологик дәрес вакытында балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм табигатькә зыян китермичә матур итеп ял итү хакында аңлатма бирелде. Укучылар белән иң актуаль темаларның берсе - Җир планетасының пычрануы, аны саклау,...
-
Кукмара музеенда “Ике караш-бер гамәл” дигән шамаилләр күргәзмәсе ачыла
28 август көнне, 13.00 сәгатьтә, Кукмара төбәк тарихын өйрәнү музеенда "Ике караш-бер гамәл" исемле шамаилләр күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә якташыбыз, Мәмәшир авылында туып, бүгенге көндә Төркиядә яшәп иҗат итүче рәссам Мәхмүт Исмәгыйлев һәм Кукмара бистәсендә яшәп, Коръән аятләрен мәрҗән кулланып сурәтләүче Гөлнур Шәфикова эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә рәхим итегез! фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&