25 июнь 2017 яңалыклары
-
Рамазан ае нәтиҗәләре
Аллаһның олуг рәхмәте белән бик күп фазыйләтләргә ия булган дәвер - изге Рамазан ае тәмамланды. Шушы айны озатканда мөселманнар ике төрле хис кичерә. Беренчесе - шатлык, чөнки ураза тотучылар: "Раббыбызның әмерен үтәдек, Аллаһ фарыз иткән гамәлне кыла алдык", - дип сөенә. Икенчесе исә - сагыш: шундый саваплы да, күңелле дә,...
-
Пычак клубы бакчасында "Күңелле стартлар" уены узды (фото)
Балаларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү, кунакка кайткан балаларны үзебезнең җирлектәге балалар белән дуслаштыру, аралаштыру максатыннан Пычак авылы клубы бакчасында "Күңелле стартлар" уены үткәрелде. Уенда "Спартак" һәм "Ак барс" командалары көч сынашты. Балалар үзләренең көчләрен төрле ярышларда сынадылар. Ике команда да тигез очко җыеп, дуслар булып, күтәренке күңел белән таралыштылар,...
-
Йөртүчесе үлеп яткан Чаллы машинасыннан узып баручы авто хуҗалары тартмалап аракы ташыган
Сызрань - Саратов - Волгоград трассасында Татарстаннан килүче фура зур юл һәлакәтенә очраган: "Ман" автомобиле юл кырыена төшеп каплана. Кызганыч, 24 яшьлек шофер фаҗига урынында ук һәлак булган. Өч пассажир хастаханәгә озатыла. Иң тетрәндергәне: йөртүчесе үлеп яткан йөк машинасыннан якын-тирәдә яшәүче халык һәм узып баручы авто хуҗалары авариядән соң таралып...
-
Сез мине тиле диярсез...
- Без Бакуда туып үстек. Әби-бабайлар Әстерхан өлкәсенең Каргалык авылыннан чыккан. 1993 елда Бакудан Каргалыкка кайтып төпләндек. Анда йортыбыз бар иде. Яңа урында тормыш җиңел бирелмәде. Хәлебез бөтенләй мөшкелләнгәч, ике ел элек бәхет эзләп Казанга килдек. Тик безне монда колач җәеп көтеп торучы булмады. Ничә еллар буе кешечә яши алмыйбыз,...
-
Казанда кызларга һөҗүм иткән Илфак Галиев үз җәзасын алган
Татарстанның Тукай районында яшәүче 43 яшьлек Илфак Галиев узган елның 11 нче октябрендә укучы кызларга һәм балигъ булмаган студент кызга һөҗүм итүдә гаепле табылган. Суд Галиевка 4 ел төрмә һәм 18 ел кырыс режимдагы колониядә утыру җәзасын билгеләгән. Шулай ук, суд карары буенча, Галиев зыян күрүчеләрнең берсенә 1 млн сум...
-
Якты истәлеге калды
1965-66 уку елында Байлангар урта мәктәбенә бик матур яшь парлар Рафига һәм Хәмит Габделхәевлар килде. Хәмит Габделхәевич әле төзелеп тә бетмәгән мәктәптә җиң сызганып эшкә кереште. Ягулык системасын көйләү, кабинетларны җиһазлау, тәҗрибә участогын тәртипкә китерү һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләр... Эчке эшләрне тәмамлап, ноябрь аенда яңа мәктәптә укулар башланды. Бердәм, дус...
-
Шәһәребезнең яңа мәчетен төзүдә катнашыйк!
Хөрмәтле райондашларыбыз! Соңгы елларда төзелгән мәчетләр саны буенча Кукмара районы республикабызда алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Шушы күркәм гыйбадәтханәләрнең сафка басуында район халкының өлеше бик зурдыр: халык битараф калмау нәтиҗәсендә мәчетсез авыллар мәчетле булды, иске мәчет биналары төзекләндерелде. Мәгълүм булганча, быел Кукмара бистәсенә шәһәр статусы бирелде. Мөхтәсибәт үтенече буенча, район...
-
Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Аллаһның олуг рәхмәте вә ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы изге, фазыйләтле чорны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, садакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте, һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен - мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Әлеге бәйрәмне...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады
-Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Бу бәйрәм алга таба да җәмгыятебездә игелек-мәрхәмәт һәм рухи байлык артуга китерсен, - диелгән әлеге котлауда.