25 июнь 2013 яңалыклары
-
Бөтенроссия конкурсында кукмаралылар да катнаша ала
Татарстанда "Россия оешмаларында югары социаль нәтиҗәлелек" дигән Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы үткәрелә. Оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын тарту - конкурсның төп бурычларының берсе. Конкурс 12 социаль мөһим номинация буенча үтә: эш урыннары булдыру һәм аларны яхшырту, производство травмасын һәм һөнәри авыруларны киметү, кадрлар понтенциалын үстерү, сәламәт...
-
Кукмарада шомырт агачы табигать кануннарын бозган
Бакчабыздагы шомырт агачын кискәндә сәер күренешкә юлыктык: табигать кануннарын бозган ләбаса бу агач! Бер ботагы, дуга ясап, кәүсәсенә икенче урыннан тоташып үскән. Ышанмасагыз, фотосурәткә күз салыгыз. Гөлҗофар Миннеханова
-
Кукмара пенсионерларын өй туе көтә
Россия Пенсия фондының Татарстандагы Кукмара район идарәсе тиздән яңа биналы булачак. Берничә ел хуҗасыз яткан бинаны ике катлы итеп үзгәртеп кору эшләре тулы куәтенә бара. "Восток" ширкәте прорабы Рөстәм Хаҗиев ышандырырлык итеп әйтте: -Декаберь аенда тәмамланасы төзелеш эшләре вакытыннан алда башкарылачак. Азат Сабитов.
-
Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан узган митингтан фоторепортаж
Кукмарадагы Җиңү паркында хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары, Кукмара мәктәпләре укучылары катнашты. Район хәрби комиссары Равил Гафиев, сугыш ветераны Зиннур ага Галәветдиновлар Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Митингта катнашучылар исеменнән сугышта һәлак...
-
Район халкы яңгыр көтә
Иртәдән алып кичкә кадәр һәр көнне халык яңгыр көтә быел. Яшен яшьнәп, күк күкрәп яварга ымсындырып йөри дә, болытлар таралып, янә кояш кыздыра башлый. Бакчадагы агач-куаклар ышыгында да, иген басулары турында әйтеп торасы да юк - кул сыярлык булып җир ярыла. Киров өлкәсенең күршедәге Пенәгәр авылында Сабантуй узды. Яңгырсыз узганы...
-
Дуслык көнен билгеләп үтәбез
Бүген, 25 июньдә, илебездә дуслык һәм славяннарның берләшү көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге бәйрәм СССР таркалгач, 15 союздаш республика бер-берсен "онытмасыннар" өчен барлыкка килгән. Шулай ук, бу бәйрәмне Болгария, Польша, Чехия, Словения, Африка, хәтта Америкада яшәүче славяннар билгеләп уза икән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Универсиада уты җомга көнне Кукмара аша уза
28 июньдә Универсиада уты Кукмарага килеп җитә. Бу уңайдан иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 11гә кадәр төрле чаралар уздырылачак. Старт "Олимп" боз сараеннан бирелә, "Җиңү Паркы" каршындагы мәйданда төгәлләнә. фото: http://kazan2013.ru/ru/news_items/6882