25 май 2015 яңалыклары
-
“Мунча ташы” театрының экс-директоры Шәмси Закир: “Зиратта 7 урын алып куйдык”
- Шәмси абый, заманында: "Татар халкына азатлык!" - дип кычкырып йөргәнсез, хәзер кычкырыр идегезме? - Шулай йөреп, бөтен чәчем коелып бетте инде. Түбән Камада милли хәрәкәтнең башында тордым, халыкны күтәрергә теләдек. Бу минем иң бәхетле чорым иде: Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Рафаэль Хәкимнең чыгышларын тыңладым. Алар мине шул хәтле тетрәндерде,...
-
Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге балалар арасында конкурс уздырды (җиңүчеләр исемлеге)
Балалар арасында янгынга каршы сак караш тәрбияләү максатыннан, Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекциясе рәсем ясау, декоратив-гамәли, техник иҗат теркәү конкурслары үткәрде. Конкурста беренче урыннарны Хәким Тимергалиев, Мөхәммәд Гайнетдинов, Ангелина Егорова, Илүзә Галәвиева, Адель Галимуллиннар яулады. "Иң яшь катнашучы" 2 урын - Раиф Гаязов (Купка балалар бакчасы), Әмир...
-
Һәлакәткә юлыккан биш спортчы бала әле дә дәваханәдә
Түбән Новгород өлкәсендә автобус белән һәлакәткә юлыккан 12 кеше әле дә хастаханәдә дәвалана. Шуларның 5се - балалар. Түбән Новгород өлкәсендәге Н.А.Семашко исемендәге өлкә хастаханәсендә 4 кеше дәвалана. Тотрыклы авыр хәлдә дип бәяләнгән ике олы кешенең хәле аз гына уңай якка үзгәрә, ди табиблар. Балалар Түбән Новгородның Балалар өлкә клиник хастаханәсендә...
-
Вакытында кайта белегез (шигырь)
Күршебезгә кемдер берәү капка шакый, Аннан туктап тора, як-ягына карый. Капка бикле, мөгаен, ул аны күрми, Кем икән бу, чыгып карыйм әле, ярый. Эшләпәле, кигән үзе озын пәлтә, Таныш сыман, әллә кемне хәтерләтә. Исәнмесез, капка бикле, күрмисезме? Әллә инде күршебезне эзлисезме? Баштан салып исәнләште теге бәндә. Йә, Ходаем, син күршемнең...
-
Районыбыз балалары республика профсоюз комитеты оештырган рәсем конкурсында катнашты (+ФОТО)
Республиканың профсоюз комитеты тарафыннан балалар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем һәм плакатлар конкурсы уздырылган иде. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да актив катнашты. Урта Комардан Кирил Васильев, Зур Кукмарадан Лилия Хаҗиева, Самат Фәсхетдиновлар җиңүчеләр булдылар. Балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
-
Хасановка янындагы буада Саба районы кешесе батып үлгән
Үткән шимбәдә Хасановка авылы янындагы буада Саба районнан бер ир-ат, иптәшләре белән ял итәргә килеп, суга кергән җирдән юкка чыга. 35 яшьлек ир кешенең гәүдәсен Шәмәрдәннән чакырылган коткаручылар таба. Узган ел районыбыз сулыкларында 6 кешенең батып үлү очрагы теркәлгән. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Зур-зур йортлар төзиләр, ә бозылган тротуарларны рәтләүче юк
Мин Степан Разин урамыннан көн саен эшкә йөрим. Андагы инде кечерәеп калган йортлар урынына зур-зур йортлар төзиләр. Менә бүген дә шуннан кайттым һәм андагы халык йөри торган тротуарны бозганнарын күргәч бик борчылдым. Йортлар да, гаражлар да төзесеннәр - бер сүз юк, тик ул йорт хуҗаларының берсенең дә зур-зур төзелеш материаллары...
-
“Киндер-сюрприз” Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты
Районыбызның күппрофильле лицей укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Яр Чаллы дусларын җыя" дигән IX Халыкара фестивальнең гала-концертында катнашып кайттылар. "Киндер сюрприз" вокаль ансамбле (җитәкчесе Миләүшә Закирова, хореограф Ләйсән Әюпова) - беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Лицей укучысы Ильяс Сибгатуллин исә "Вокал-соло" номинациясендә катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
-
Кукмараның 36 укучысы география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырачак
25 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы старт ала. 11 сыйныфлар 25 май көнне география һәм рус әдәбиятыннан имтихан тапшырачаклар. 28 майда - рус теле, 1 һәм 4 июньдә математика (база һәм профильле дәрәҗәләр), 8 июньдә - җәмгыять белеме һәм химия, 11 июньдә - чит телләр һәм физика, 15...