24 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Ядегәрдә яшәүче Сәвия Хәсәнова – олы йөрәкле әни
Әниебез дә күптән инде лаеклы ялда. Үзенең күпьеллык хезмәтләре өчен “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгесе, ТАССР мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук ул беренче, икенче, өченче дәрәҗә “Ана даны” медальләренә дә лаек.
-
Кукмара районында яшәүчеләр үзара салым турында: башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен күргәч, күңел сөенә
Узган ел Чишмәбаш авылында җыелган акчага аргы як урамына чыга торган күпер ясалган, ике янгын гидранты сатып алынган, шулай ук “Чиста су” программасына кертү өчен проект эшләүгә дә шактый акча тотылган, кышкы чорда урамнарны кардан чистарту өчен дә акчалар калдырылган.
-
Зур Сәрдек авыл җирлегендә үзара салым акчаларын юллар төзекләндерү һәм балалар уен мәйданчыгы ясауга тотачаклар
Шулай ук артезиан коеларын карау, электрсаклагыч лампочкалар алу, янгын гидрантлары булдыру планлаштырыла.
-
Зур Сәрдек җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум уза
Халык анда 2020 елда үзара салым күләмен 500 сум итеп билгеләү турында фикерен белдерәчәк
-
Бер бала үстерү авыррак, дип исәпли тугыз бала әнисе Роза Шәйфетдинова
Шәйфетдиновлар Починок-Сутер авылыннан. Хуҗа ханымга карап, аны күп балалы әни димәссең дә: бер дә арган, талчыккан кыяфәтле түгел. Югыйсә, ул - өйдәге барлык эш өчен җаваплы хуҗабикә генә түгел, авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе, профком рәисе, җирле депутат, концертлар, Сабантуйлар алып баручы да. Артында көчле тыл булмаса, моның барысына да җитешмәс тә иде: гаилә башлыгы Владимир Шаһи улы хатыны өчен ныклы терәк булып тора. Хуҗалыкта күп нәрсә аның көче белән ясалган. Кызганыч, без килгәндә өйдә булмады – вахта алымы белән Когалымда эшли икән.
-
“Мебель СИТИ” сезне көтә!
Йортыгызга диван-карават, кухня җиһазлары, гостинка, купелы шкаф, тумбалар, компьютер өстәлләре һәм урындыклары кирәкме – ике дә уйламый бирегә килегез. Һәр сатып алучыга шәхси якын килү, кулай бәяләр, гарантия, товарны өч өлешкә бүлеп түләү мөмкинлеге, даими сатып алучыларга ташламалар, заказлар буенча эшләү, җиһазны җыеп бирү, тиешле урынга илтү – болар барысы да “Мебель СИТИ” җиһазлар кибетендә!