24 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Җырчы Лилиана Газизова рояльле өй турында хыяллана
Россия халкының Европага яки Америкага күчеп китүе берәүне дә шаккатырмый. Ә менә Европада туып-үскән кызның Татарстанга күчүе кайберәүләрдә кызыксыну да, сораулар да тудыра.Әңгәмәдәшем - яшь җырчы Лилиана Газизова да Латвиядә туып-үскән. Татар теленә һәм мәдәниятенә булган мәхәббәт аны моннан тугыз ел элек Казанга күчеп кайтырга мәҗбүр итә. «Латвия татарлары, кияү-кәләш...
-
Үзгәрешләргә сөенәбез
Республикабыз җитәкчесе тәкъдиме белән, 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең районда да күп эшләр башкарылды һәм әле дә дәвам итә. Ленин урамындагы яңартылып төзелгән парк һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм.. Май аена керүгә районыбыз урамнары да кырмыска күчләрен хәтерләтте. Кайсы урамга кермә,...
-
Кукмараның салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көне үтте
10 номерлы районара салым хезмәтенең Кукмара бүлекчәсендә Ачык ишекләр көне үтте. Бу көннәрдә салым инспекциясенә 100дән артык кукмаралы мөрәҗәгать иткән, 25 кеше өчен Интернетта физик затның шәхси кабинетын булдыру өчен ярдәм күрсәтелгән. Шәхси кабинет - өйдән чыкмыйча гына үзеңә тиешле салымнар белән танышу,салымнарны түләү өчен бик уңайлы формат. Ачык ишекләр...
-
Динә Гарипова туй күлмәгендә Кубада төшкән ФОТОларын күрсәтте
Август башында Динә кияүгә чыкты. Яшертен генә туй оештырып, журналистлардан качып та йөрде. Шушы көннәрдә ул "Тыныч гаилә бәйрәме үткәрергә теләдем. Бәхетем турында бөтен дөньяга кычкырасым килмәде", дип язды. Ширбәт аен яшьләр Кубада уздырган. Кубадагы фотосессия фотоларын Динә үзе интернетка куйган. http://matbugat.ru
-
Бәйрәм җитте! (шигырь)
Уян, татар, тор мөселман Җитте Корбан гаете. Йоклап ятма бу иртәдә, Ал син кулыңа дисбе. Иң изге көн безнең өчен, Ул бит - Корбан гаете. Иң изге теләкләр телик, Булсак иде бәхетле. Нинди күркәм бәйрәм бүген, Ничек шигырь язмыйсың. Теләк теләп, дога укып, Кабулга ла юрыйсың. Кемдер корбан чала бүген,...
-
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Мөхтәрәм дин мөбиндәге газиз кардәшләр, райондашлар! Кукмара районы мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән котлыйм, бәрәкәт, иминлек, нык иман - бәхет-сәгадәт телим! Коръән-Кәрим өйрәткәнчә, мөселман кешесе һәркемгә карата мәрхәмәтле булырга, башкаларга игелек теләргә тиеш. Әлеге бәйрәм көне нәкъ менә шул сыйфатларны искә алу өчен бер форсат...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан гаете уңаеннан бәйрәм белән тәбрик итә
-Мөселман халкының көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете шәфкатьлелек, сабырлыкны, якыннарыңа, дин кардәшләреңә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек кылуны гәүдәләндерә,- диелгән әлеге котлауда. - Бу бәйрәмдә гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен. Чалган корбаннарыгыз, кылган изгелекләрегез кабул булсын.