24 август 2016 яңалыклары
-
Бәйрәм һәм ял көннәрен беләсезме?
Августта республика халкын өстәмә бер көн ял көтә. "Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә 30 август - Татарстан Республикасы көне - бәйрәм көн санала. 29 августта исә эш сәгате бер сәгатькә кыскара. Сүз уңаеннан, Россия хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы проектын раслады....
-
Чәчкә кызлы булган!
Кичә 21:35тә җырчы Чәчкә тәүге тапкыр әни булган. Ул 3560 граммлы, 55 сантиметр озынлыктагы кыз бала тапкан. Чәчкә бәби белән мәш килү сәбәпле, бу хәбәрне яшь әти, Чәчкәнең тормыш иптәше Ирек Гибадуллин җиткерде. Исем мәсьәләсенә килгәндә, әлегә сер булып кала. http://shahrikazan.com
-
Нурминкә буендагы амфитеатрда кино күрсәтелде
Кукмара районында Спорт һәм яшьләр сәясәте, Россиядә Кино елы уңаеннан "МИРОМ" иҗтимагый спорт хәрәкәте Яшьләр парламенты белән берлектә, мәдәният идарәсе ярдәмендә "Урам кинотеатры" проектын тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы фильмнар тәкъдим ителә. Шундый беренче кинофильмнарны тамашачылар Нурминкә елгасы буендагы амфитеатрда карый алды. Киләчәктә Атлас Булатов исемендәге...
-
"Тойма" ширкәтеннән Ришат Хәбибуллин республикада алдынгылар рәтендә
"Тойма" ширкәтендә хезмәт куючы Адай авылыннан Ришат Хәбибуллин республиканың "Дон-1500" комбайннарында бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыручы алдынгы комбайнчылары сафында бара. 21 көн эчендә ул 2,1 мең тонна ашлык суктырган, дип хәбәр итә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Иске Пенәгәрдә зират коймаларын яңарту өчен ярдәм кирәк
Иске Пенәгәр авылы зиратының коймаларын яңарта башладык. Бу изге эштә Кукмарада яшәүче авылдашларыбызны да катнашырга чакырабыз. Зиятдин хәзрәт фот http://media.bloger.by/source/photos/2015/11/02/f7c734eb901b0fc38d24e8885869ad6b.jpg
-
17 августка кыр батырлары
Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): "Тойма" ширкәтеннән Райнаф Галиев (Полесье) - 24. "Тойма" ширкәтеннән Ришат Хәбибуллин (ДОН) - 23,2. "Тойма" ширкәтеннән Ришат Шакирҗанов (Нива) - 22,2. Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар эш башыннан (суктырылган тн.): "Сөт иле" филиалы "Кукмара элеватор"ыннан Иван Кузнецов (Нью-Холланд)- 1060. "Сөт иле" филиалы "Кукмара элеватор"ыннан...
-
Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә
Синоптиклар 23 август киченнән 24 августның 18:00 сәгатенә кадәр һава торышы бозылуы турында кисәтә. Әлеге вакыт аралыгында Татарстанда 17-22 м/с тизлектәге көньяк-көнбатыштан җил исүе, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булуы мөмкин. Төнлә 16-21 градус җылы булса, көндез 29-34 градус җылы булуы көтелә. 26 августтан Татарстанның кайбер районнарында һава температурасының...