24 август 2015 яңалыклары
-
Кукмарага республика лидеры Рөстәм Миңнеханов килде
Бүген Кукмарада тантаналы вакыйга булды, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов поселокның Гафиятуллин урамындагы 260 урынга исәпләнгән "Йолдызлык" балалар бакчасын ачты. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район үзәк дәваханәсенең капиталь ремонт ясалучы акушер-гинекология бүлегендә, Туеш микрорайонында якташыбыз, медицина һәм фармацевтика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган врачы, профессор, Россия фәннәр академиясенең...
-
Үзара салым акчалары хисабына поселокта нинди эшләр башкару планлаштырыла?
Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллиннан алынган мәгълүматларга караганда, быел район халкыннан 2 миллион 300 мең сумнан артык үзара салым акчасы җыелган. Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган өстәмәләр белән исәпләгәндә, 12 миллион сумга якын акча җыела. Әлеге акчаларның 4 миллионы поселок урамнарында тротуарлар ясау, 2 миллионы балалар мәйданчыкларына уенчыклар урнаштыру, 4...
-
Гаилә корырга җыенган парларны мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкчеләр
Август элек-электән туйлар ае булуы белән аерылып тора. Гаилә корырга теләүче яшь парларның күбесе туй көнен нәкъ менә шул чорга билгели. Бу - күптәнге традиция. Ә менә кагыйдәләр үзгәрми тормый. Заманасы шул. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова, мәсәлән, гаилә корырга җыенган парларны, өйләнешер алдыннан, мәҗбүри рәвештә ВИЧка анализ бирдертмәкче. Аның...
-
Булганны саклап тотыйк
Мин үзем поселокның Ленин урамында яшим. Беркөнне, йомышым төшеп, Нур Баян якларын әйләнеп кайттым. Андагы башкарылган эшләрнең күплегенә хәйран калырлык, җәмәгать. 39"А" номерлы күпкатлы йорт яны бик матур: чәчәкләргә күмелгән ян бакчалары да тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, чыгып ял итү өчен эскәмияләр дә куелган. Тиздән йорт каршында балалар мәйданчыгы...
-
Дмитрий Киселев: «Казан – кәнфит инде ул ...һәм Париждан матуррак»
«Казан хәзер Берлиннан яки Париждан да матуррак. Күгәрек белән капланган Варшава турында әйтеп тә тормыйм инде. Киевта яшәүче берәр кеше беренче тапкыр Европага эләккәч, сокланачак, күңеле нечкәрәчәк, буй җитмәслекне аңлап, елаячак. Казан кешесе җилкәләрен генә җыерачак. Казан үзәге - нигездә, борынгы тарихи биналар: купецлар утарлары, йортлар - алар барысы да...
-
Кукмарада салым түләмәүчеләр буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте
Район прокуроры Миннемулла Нәҗипов җитәкчелегендә салым түләмәүчеләр буенча ведомствоара комиссия утырышы үтте. Утырышка салым һәм җыемнар буенча бурычлары булган шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар чакырылды. Көн тәртибенә әлеге бурычларны түләү, бурычларны мәҗбүри кайтарып алу буенча эшне килешеп башкаруны көчәйтү, бурычлыларның милкенә арест салу буенча суд приставлары хезмәтен активлаштыру мәсьләләре куелган иде....
-
Татарстанда самолет юл һәлакәтенә очраган (+Фото)
М7 трассасында "Бигеш" аэропортыннан Лаеш районына баручы ЯК-40 самолеты юл һәлакәтенә очраган. Аны йөк машинасына төяп алып бара торган булганнар. Алабуга районында Мортыга борылышта арбадагы канатлар ишелеп төшеп, юл кырыенда коймага бәрелгән, самолет ычкынып, кюветка төшеп киткән. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. http://matbugat.ru/news/?id=12431
-
Таңсылу Сәлахова - уңганнарның берсе
Уку дәверендә аеруча зур уңышларга ирешкән, гимназия данын еракларга яңгыраткан, әти-әнисенең куанычы, укытучыларның горурлыгы булган Таңсылу Сәлахова да 22 сыйныфташы белән бергә гимназияне тәмамлады. Башкалардан әллә ни аерылып тормаса да, тырышлыгы, үҗәтлеге, үз алдына ачык максат куя белүе Таңсылуга зур уңышларга ирешергә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Төрле фән олимпиадаларында, интеллектуаль...
-
Күкшел авылында “Уйнагыз, гармуннар!” дигән кичә узды
Әлеге бәйрәмне оештыручы Хәлиуллин Илһам абыйга, мәдәният йорты директоры Гыймадиев Илнурга һәм "Зөлфәрит" чишмәсе янында торучы авылдашларыбызга бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук бу кичәне үзенчәлекле итеп алып барган Ләйсән апа Заһидуллинага, Сәрия апа Әхмәтгалиевага, бәйрәмебезгә ямь өстәгән районыбыздан килгән кунакларга, Зур Сәрдекнең "Чәчкә" бию ансамбленә барлык авылдашлар, кайткан кунаклар...
-
Кукмаралылар электрон түләүләргә өстенлек бирә
Моннан берничә ел элек электрон хезмәтләр хакында ишетеп кенә белә идек. Хәзер исә күпчелек үзенең барлык төр түләүләрен вакыт әрәм итмичә, почта, банкларда озын-озак чиратларда тормыйча, өйдән генә түли. Чыннан да, кулыңда пластик картаң бар, кәрәзле телефоның яисә компьютерың Интернет челтәренә тоташкан икән, нигә дип үзеңә артык мәшәкатьләр тудырырга?! Бер...