24 июнь 2015 яңалыклары
-
Кукмарада "Автоледи" бәйгесе узачак
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында "Автоледи" бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйге ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда 25 июньдә узачак. Туташ һәм ханымнарга автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үзара көч сынашу бурычы йөкләнәчәк. Гүзәл затларны бәйгедә көтеп калабыз. Бәйге сәгать 17.00дә башлана....
-
Исерек ир-егет һәм сигез яшьлек малай суга батып үлгән
Әлеге фаҗига Степной Зәй елгасында була. Кичә иртә белән, Русс Акташы авылында 27 яшьлек ир-егет һәм 8 яшьлек малай суга батып үлгәннәр. Һәлак булган баланың әнисенең сүзләре буенча, исерек ир-егет малайны Степной Зәй елгасына су коенырга алып бара. Суга кергәннән соң, аларның икесе дә аннан кире йөзеп чыкмый. Соңрак аларның...
-
Җиләк җыю кыйссасы
Көннәр эссе торган чакта, Бөркү булган кичләрдә, Җыелдык та дуслар белән Менеп киттек җиләккә. Мендек, карыйбыз - җиләк, Читтәрәк тагын җиләк. Ятабыз урман битендә, Җыеп чиләккә җиләк. Без менгәндә бишәү идек, Бишебез - асыл егет. Бишебез дә өйләнгәнбез, Хатынлы бөтен егет. Җиләк белән тулды чиләк, Тулды икенчесе дә. Өченчесе, дүртенчесе......
-
“Гаишник” белән ничек сөйләшергә?
Социаль челтәрләр юридик консультация, психолог киңәшләре белән шыплап тулган. Беркөнне бик тә кызыклы бер мәгълүматка тап булдым: машинаңны ЮХИДИ хезмәткәре туктатса, аның белән ничек сөйләшергә, үзеңне ничек тотарга? Шундый бер очрак турында сезгә дә сөйлисем килә, бәлки бу язма ярдәмендә күпләр үз хокуклары турында күбрәк белә башлар. Чөнки кайбер инспекторлар...
-
Бензин бәяләре кыйммәтләнгән
АЗС хуҗалары бензинга бәяне арттыра. Узган атнада бөтен ил буенча Аи-92 һәм Аи-95 бензиннарына бәя 0,2 процентка кыйммәтләнгән. Аеруча бәя «Татнефть» (50 тиенгә) һәм «Газпромнефть» (49 тиенгә) ягулыкларына күтәрелгән. «Лукойл» АЗСларында әлегә бәя тотрыклы саклана - кыйммәтләнү сизелми. Бензинга бәяләр артуны белгечләр бензинны читкә чыгару арту һәм илдәге запаслар кимү...
-
Кыерсытылган авыл
Мин сезгә үземне борчыган мәсьәләләрне әйтеп язарга булдым. Беркөнне Кукмарадан Пычак авылына такси белән кайттым. Шоферга авылның кайда икәнлеген озаклап аңлатырга туры килде. Нигә шунда Пычак авылы дигән элмә тактасы куймаска?! Тагын бер мәсьәлә бар. Һәрбер авылның үз җире, үз мәйданы була. Пычак авылының ике тавы бар. Шуның берсе авылга...
-
Әсән-Елгада яшәүче Саимә апа Шакировага 90 яшь тулды (+Фото)
Юбилярны әлеге истәлекле бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйковлар котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Саимә апага тормышның авырлыкларын бик күп күрергә туры килә. Сынмый, сыгылмый, нык булып кала ул. Тугызынчы дистәне...
-
Китапханә яңалыклары
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова 1-5 сыйныф укучылары өчен "Наркомания - үлем ул" дигән тәрбия сәгате үткәрде. Анда укучылар наркотиклар, аларның төрләре, зыяны турында мәгълүмат алдылар. Каенсар авылы китапханәчесе Сәрия Шәйдуллина төрле яшьтәге мәктәп укучыларына "Наркомания - үлемгә юл" дигән темага презентация күрсәтте. Презентация барышында...
-
Зур Кукмарада телевизор антеннасын яшен суккан
19 июньдә Зур Кукмара авылының Спортивная урамындагы бер хужалыкның телевизор антеннасын яшен суга һәм өйнең чормасы яна башлый. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=729.5i845uEBX_sagUjApwrYbp-
-
Кукмараның “Ромашка” балалар бакчасы республика конкурсында өченче урынны алды
Мәгариф идарәсе учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында "Иң яхшы коллектив килешүе" дигән смотр-конкурс уздырылды. Район күләмендә беренче урын яулаган эшләр халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика комитетына җибәрелде. Республика күләмендә үткән конкурста катнашып, поселокның "Ромашка" балалар бакчасы коллективы 3нче урынны яулады. Шушы коллективны җитәкләүче балалар бакчасы мөдире Зыятдинова Гөлназ...