24 март 2015 яңалыклары
-
Кукмарадан кыш китәргә ашыкмый
Инде ямьле язларга керсәк тә, кыш чигенергә ашыкмый, суыклары белән куркытып калмакчы. Инде шкафка озаткан җылы киемнәребезне яңадан алып алып кияргә туры килде. Бүген буранлап кар ява башлады әнә. Төнлә дә бераз кар явуы көтелә. Иртәгә көн җылытып, бераз яңгыр явып үтәр, дип вәгъдә итә синоптиклар. Төнгә инде суытып, температура...
-
Кукмаралылар республика чемпионатында мини-футбол уйнап кайттылар
Әлмәт шәһәрендә мини-футбол буенча инвалидлар арасында Республика чемпионаты үтте. Ярышларда Кукмараның "Аргамак" командасы икенче урынны яулады. Команда составында: Мөнир Гыймадиев (Кукмара), Валерий Николаев (Ош. Юмья), Флорид Хәбибуллин (Кукмара), Виктор Исаев (Кукмара), Олег Леонтьев (Кукмара), Рамил Фаткрахманов (Чишмәбаш), Рәис Шакиров (Кукмара). Тренерлары - Дамир Галиәхмәтов. фото: http://today.kz/sport/football/2014-10-04/mfk-kajrat-vyigral-superperkubok-mira-po-futzalu/
-
Кукмара районыннан бер укучы БДИны алдан тапшырачак
23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Анда Кукмара районыннан да бер укучы катнаша. Ул 26 мартта - математикадан, 30 мартта - рус теленнән, 10 апрельдә физикадан БДИ тапшырачак. фото: http://tav.su/tags/%E3%EE%F1%FD%EA%E7%E0%EC%E5%ED/
-
Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр көне” акциясе үткәрә
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе 27 һәм 28 мартта салым түләүчеләр - физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" акциясе үткәрә. Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркемгә 2015 елгы декларация кампаниясе турында күбрәк белергә һәм физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр...
-
Янгында ике олы кеше, ике бала һәлак булган
23 мартта Арча районының Корса авылындагы йортларның берсендә чыккан янгынны сүндергән урында 1962 елгы ир кешенең, аның белән бергә язылышмыйча яшәгән 1964 елгы хатын-кызның, аларның 2003 һәм 2008 елгы оныкларының мәетләре табылган, дип яза tatpressa.ru. Алдан фаразлаулар буенча янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан. Тикшерү эшләре бара. фото:...
-
Адай авылында энесе абыйсына пычак ярасы ясаган
20 мартта, көндезге сәгать 12ләр тирәсендә Адай авылында яшәүче 1974 елгы ир кеше үзенең 1968 елгы абыйсына пычак ярасы ясый. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://www.newsru.com/arch/crime/13nov2005/ponozh.html
-
Сәйләннәргә "җан" өрүче Урта Комарда яши (+ФОТО)
Оста куллылар күп тә соң арабызда! Әнә бит Урта Комарда яшәүче Люция Анисимова да инде икенче елын сәйләннәргә "җан" өрә. Аның кул эшләнмәләре арасында сары ябалдашлы ак каеннар, төрледән-төрле чәчәкләр, җиләк-җимешләрдән паннолар - һәммәсе дә бар! -Мин электән кул эшләре белән мавыктым. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бизәкләр белән шәлләр, шапкалар, өс киемнәре...
-
Башкала кунагы һәм район җитәкчесе ветераннарны хөрмәтләде (+ФОТО)
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар, поселокта яшәүче сугыш ветераннары Касыйм Дәүләтов һәм Хөрмәтулла Хәйруллиннарның өйләрендә булып, аларның хәл-әхвәлләрен белештеләр, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән махсус күчтәнәчләрне һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. Өлкәннәрнең башкала кунагы һәм район җитәкчесенә рәхмәтләре чиксез зур булды.
-
Чишмәбашта мәчет төзекләндерелде (+ФОТО)
Чишмәбаш авылында авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлар ярдәме белән мәчет тышкы яктан реставрацияләнде. Яңа манара һәм ай куелды. Рәмзия ХӨСӘЕНОВА хәбәре
-
Югары Күзмистә яшәүче әти кеше баласын кыйнаган
16 мартта Югары Күзмис авылында 1975 елгы ир-ат үзенең балигъ булмаган баласын кыйнаган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча эш кузгату мәсьәләсе карала. Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы фото: http://news.rambler.ru/24936981/
-
Поч.Кучукта музыкаль кичә узды (+ФОТО)
Починок - Кучук җирлегендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаь кичә булды. Анда авыл үзешчәннәре, балалар актив катнашты. Концерт бик эчтәлекле һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Регина ХӘКИМҖАНОВА хәбәре