23 декабрь 2015 яңалыклары
-
23 яшьлек хатын-кыз яңа туган баласын үтергән
Хатын-кыз нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән. Казанда яңа туган баласын үтерүдә 23 яшьлек Рихсинисо Эргашева гаепләнә. Быелның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау оешмасының коймасына элеп калдыра. Бала салкыннан үлә. Полиция баласын...
-
Тыныч йокла, Илнар!
Зур өметләр белән Яңа елга әзерләнеп йөргән көннәрдә, мәдәният күгенең балкып янган йолдызы сүнде. Халыкара "Татар җыры", "Сандугач керде күңелгә", "Кукмара кышы" конкурслары лауреаты, күпсанлы мактаулы исемнәргә лаек булган, җыры белән үзен тыңлаучыларның иң тирәндә, йөрәк түрендә яткан нечкә кылларына кагылган, тамашачыларның рухи дөньясында аерым бер урынны биләгән, кабатланмас моң...
-
Кукмара районы имам-мөхтәсибе Мәүлид бәйрәме белән котлый
Мәүлид, ягъни сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең туган көне, Рабигуль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Быел әлеге мөбарәк вакыйга 23 декабрь көнне билгеләп үтелә. Мөселманнар яши торган күп илләрдә, пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдереп, ай дәвамында төрле чаралар үткәрелә. Алар Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын...
-
Район Мәдәният йортында “Каз өмәсе” бәйрәме узды (+Фото)
Матур традиция буенча районыбызда ел саен "Каз өмәсе" бәйрәме оештырыла. Быел да "Иң авыр каз", "Иң чиста каз", "Иң күп каз үстерүче", "Каз итеннән милли аш" номинацияләрендә иң актив, иң уңган хуҗабикәләр ачыкланды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм киче җыр-биюләр белән үрелеп барды. Рәшит МИННЕГАЛИЕВ фотолары
-
Мәмәшир мәктәбенең кар шәһәрчеге (+Фотолар)
Мәмәшир урта мәктәбендә кызу эш кайнады. Укучыларның тырышлыгы, бай фантазияләре нәтиҗәсендә мәктәбебез каршында әкияти шәһәрчек калкып чыкты. Укучылар гаҗәеп матур, искиткеч кар сыннарын гәүдәләндереп куйдылар. Күңелләргә шундый матурлык, гүзәллек, серлелек бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, укучылар!
-
Ташлы-Елгадан Гөлназ Сәлләмова “Татарстан энҗесе” бәйгесендә икенче урынны алды (+Фото)
Казанның "Әкият" балалар үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе" дигән республикакүләм бәйге узды. Татарстанның 12 районыннан килгән конкурсантлар арасындаТашлы-Елга авылы кызы Гөлназ Сәлләмова да бар иде. Гөлназ балачактан инвалид. Ул бик талантлы, иҗади, матур итеп чигә, шигырьләр дә яза. Гөлназ конкурста икенче урынны алды. Аның белән бергә сәхнәдә Роза...
-
Бер фирма директоры төзелеш пистолетыннан атылып үлгән
Фаҗига Чаллының гомум төзелеш эшләре буенча махсуслашкан "Акар" фирмасы офисында кичә төш вакытына таба булган. Фирманың 54 яшьлек директоры Александр Карманниковның үле гәүдәсен хезмәттәшләре күреп ала. Ул башына төзелеш пистолетыннан аткан, диелә. Туганнары һәм дуслары сүзенә таянып, "Челнинские известия", ир-атның моңа кадәр дә берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга теләгән булуын...
-
Гыйнварда рәттән 10 көнлек ял көтә
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсендә эшләми торган бәйрәм көннәре күрсәтелгән: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - яңа ел каникулы; 7 гыйнвар -...
-
“Строй-Гарант” кукмаралыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлый
Районыбызның "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы тырышлыгы белән әзерләп эленгән әлеге стенд Кукмарабызга ямь биреп тора, Яңа ел рухы өсти. Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән, дуслар!
-
Кукмараның тимер юл переезды бер көнгә ремонтка ябыла
Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Кукмараның тимер юл переездында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 25 декабрь көнне иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 16.00гә кадәр переезд ябык булачак.
-
Бәдрәфтә бикләнеп калган әби оныгына шарф бәйләгән
Англия шәһәре Фликстоуда булган бу хәл. 82 яшьлек карчык Глэдис Филлипс җәмәгать бәдрәфендә бикләнеп калган. Бу заманча бәдрәф әле файдалануга тапшырылмаган була, карчык анда ничек кергәндер, диләр. Ишеге төзек булмау нәтиҗәсендә , аны ача алмыйча, карчык бәдрәфтә дүрт көн үткәрә. Янында ярый әле суыра торган конфетлары булып, тамак ачуын баса....
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы республика конкурсында өченче урынны алды
Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге I республикакүләм конкурс узды. Әлеге бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айзат Гыйльмуллин "Халык уен кораллары" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат исеме алды. Укытучысы - Г.Гарипова.
-
Якташыбыз Алсу Хәбетдинова “Татарстанның атказанган артисты” дигән исемгә лаек булды
Якташыбыз - Березняк авылы кызы, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдиновага "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз! фото: http://vk.com