23 ноябрь 2011 яңалыклары
-
Киләчәгеңне кайгырт!
Россия хөкүмәте гражданнарга дәүләт үз пенсияләрен формалаштырырга һәм аның күләмен үстерергә өстәмә мөмкинлек тудыра. Пенсиянең тупланма өлешен дәүләт тарафыннан өстәмә финанслауда катнашу өчен граждан 2000нән алып 12000 сумга кадәр еллык взнос түли һәм үзенең пенсия исәбе счетына шуның кадәр үк дәүләт өстәмәсе ала. Бу Программада катнашучы ел ахырына кадәр взносын...
-
Газета-журналларга язылырга онытма!
2012 елның 1 яртыеллыгына газета-журналларга язылу төгәлләнергә бер ай вакыт калып бара. Бүгенге көнгә район халкы 16 мең данәгә якын вакытлы матбугатка язылды. Бу быелгы тиражның яртысына якынын тәшкил итә. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына бүгенге көнгә 3 мең данәдән күбрәк подписка алынды. "Ватаным Татарстан", "Республика Татарстан", "Татарстан яшьләре" газеталарына...
-
Вахитлеләр монда да үрнәк
Вахитов исемендәге хуҗалыкта янгынга каршы көрәш ирекле дружинасын бу турыдагы Федераль Закон чыкканчы ук төзеп куйдылар.
-
Төп нигезнең учагы сүрелми
Бистәбезнең үзем яшәгән Ибраһим Халфин урамы, аның кешеләре турында берничә мәртәбә язганым бар. Үтә дә уңган, тырыш кешеләр яши биредә. Урамыбыз елдан-ел төзекләнә, яшәрә, яңа бизәкләр ала, яшеллеккә күмелә.
-
Һәрчак ачык йөзле
Аш-су бүлмәсендә көн буе кайнашсаң, билләһи, хәлдән таясың. Кайбер вакыт ризыгың әзерләнеп беткәч өстәл янына утырып ашыйсы да килми башлый хәтта - исеннән үк тамак ялгана. Ә менә поселоктагы "Татарстан" ресторанында пешекче ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Баһаветдинова Гөлниса Сәмигулла кызының 38 ел гомере гел бер урында, ул да булса кәстрүл, плитә...
-
ЯҢАЛЫКЛАР
РАЙОН СОВЕТЫНЫҢ утырышлар залында республикада капиталь төзелеш мәсьәләләренә багышланган видеоконференция үтте. Аны ТР Президенты Р.Миңнеханов алып барды.
-
Сессия чакырыла
Кукмара район Советы Президиумы район Советының унберенче сессиясен 2011 елның 24 ноябрендә 9 сәгатьтә район Советы бинасында чакырырга карар бирде.
-
Муниципаль берәмлекләр Советы съезды
Узган атнада Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының алтынчы съезды булды. Съездга республиканың барлык районнарыннан 989 делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, Премьер-министр И.Халиков, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин катнашты.