23 октябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада картинг буенча районара ярышлар узды (фото)
Кукмараның ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда картинг буенча районара ярышлар узды. Анда Кукмара, Арча, Мамадыш, Балтач, Лаеш командалары көч сынашты.
-
Полиция хезмәткәрләре чыршы үсентеләре утыртты (фото)
Шимбә өмәсе вакытында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүлек бинасы янындагы территориягә чыршы үсентеләре утыртты, дип хәбәр итә http://кукмор.16.мвд.рф сайты.
-
Җиңү Паркын күчерү эшләре кайсы вакытка планлаштырыла?
Кукмарабызның соңгы елларда нинди яңарышлар кичерүе һәркемнең күз алдында. Автомобиль юллары төзекләндерелү, җәяүлеләр өчен тротуарлар, күпкатлы йорт ишегалларына балалар мәйданчыклары ясалу, яңа йортлар салыну, парк-скверларга яңа сулыш өрелү - болар барысы да район халкының яшәешен яхшырту өчен. Киләсе елга Җиңү Паркын да башка урынга күчерү көтелә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Өлге авылы янында килеп чыккан юл фаҗигасе турында тулырак мәгълүмат (фото)
21 октябрьдә, кичке сәгать алтыларда Мамадыш-Кукмара юлының 59нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. ВАЗ-21144 автомобиле шоферы, 46 яшьлек Кукмара кешесе, Мамадыш ягыннан Кукмарага таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә юлның каршы як полосасына чыга һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. Шоферлар һәм пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре алалар, дип...
-
Зур Сәрдек мәдәният йорты музее кунаклары - бакча балалары (фото)
Иң нәни тамашачыларыбыз Зур Сәрдек мәдәният йорты музеена килделәр.Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр әнә шундый бездә - бер сызгырсаң, килеп җитәләр. Тарихка куллары белән кагылып карау бала күңелендә эзсез калмас әле. Китапханәдә дә булып, балалар, кызыклы китап дөньясына сәяхәт иттеләр. Баланың рухи тәрбясе өчен вакытын кызганмаган әти-әниләргә рәхмәт дими, ни...
-
Урта Комарда республика семинары узды (фото)
Татарстан Мәдәният министрлыгынын традицион мәдәниятне үстерү үзәге районыбызның Урта Комар мәдәният йортында "Мәдәният учакларында заман таләпләренә туры килерлек удмурт традицион мәдәниятен саклау: анын проблемалары һәм киләчәге" дигән темага республика семинары үткәрде.