23 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Кырым һәм Бурятиядә Татарстан солдатлары үлгән
Татарстанның ике егете - Кырымда һәм Бурятиядә хезмәт итүче солдатларга хәрби бурычын үтәп, туган йортларына исән-имин кайтырга насыйп булмаган. Узган атнаның җомгасында Бәткедә цинк табутта кайткан Никита Павловны җирләсәләр, шуннан соң ук Кырымда хәрби хезмәт үтүче Шилнәбаш егете, 20 яшьлек Александр Кызыманың фаҗигале үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште, дип...
-
“Рассвет“ – алга, “Исток Агро“ артка тарта
Бүгенге көндә рассветлылар һәр сыердан тәүлеккә уртача 27,5 литр сөт саусалар, "Исток Агро"да көнлек савым 8,2 литрдан артмый. Мондый түбән саннар район буенча уртача күрсәткечне дә артка сөйри. Ит-сөт җитештерүдә төрле хуҗалыклар арасында нигә мондый төрлелеккә юл куела, сәбәпләре нидән гыйбарәт, аларны ничек уңай хәл итәргә? "Әсәнбаш" агрофирмасында үткәрелгән район...
-
Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
25 сентябрьдә Кукмарада "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул көнне Кукмара нотариаль округы нотариуслары, адвокатлар, прокуратура хезмәткәре тарафыннан район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы,...
-
Корбан догасы һәмнияте
Чалынасы хайванны Кыйблага каратып яткырганнан соң шушы дога укыла: "Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ" (Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һич бер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният...
-
Бәйрәмдә почта бүлекләре эшләми
"Татарстан почтасы" федераль почта элемтәсе идарәсе кулланучылары игътибарына мөһим хәбәр җиткерә. Идарә җиткергәнчә, 24 сентябрь - Корбан бәйрәме көнне Татарстанның барлык почта бүлекчәләре дә ял итә. Бүген, бәйрәм алды көнендә - 23 сентябрьдә, республиканың почта бүлекчәләре билгеләнгән режим буенча 1 сәгатькә кыскартылган эш сәгате буенча хезмәт күрсәтә. 25 сентябрьдә почта...
-
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондының район бүлекчәсенә барып, гариза язарга кирәк
Өлкәннәр, инвалидлар 1 октябрьгә кадәр социаль пакеттан файдалану-файдаланмау турында нык уйланып, дөрес карар кабул итәргә тиеш. Аннан соң ел дәвамында бу карарны үзгәртеп булмаячак. Социаль пакеттан баш тартучылар аена 716,40 сум, ягъни елына 8596,8 сум акча ала. Әмма чир көчәеп китсә, бу акчаларга гына кирәкле дару алып булмаячак. Мәсәлән, шикәр...
-
Илсөя Бәдретдинова: "Авылга кайтарасы иде сезне"
Авылда эш кайный торган вакыт. Кем бәрәңге ала, кем йорт тирәсен карый. Көз бит... Авыл әкрен генә кышка әзерләнә. Ә мин балконнан шәһәр урамын күзәтәм. Рәхәт, авылдан апалар бәрәңгесен, итен җибәреп торалар. Мондыйлар мин генә түгел. Әнә кемдер машина белән килеп туктады да, капчыклап, фатирына нидер ташый. Машинасыннан күренә, авылдан...
-
Уку елының башын 1 сентябрьдән күчерәчәкләр?
Россиянең мәктәп уку йортларында уку елы башы күчерелергә мөмкин. Ил Президенты Владимир Путин премьер-министр Дмитрий Медведевка әлеге сорауны хәл итү бурычын йөкләгән. Шулай итеп әлеге сорауга 15 ноябрьгә кадәр ачыклык керергә тиеш. Һәм уку елы башының һәр төбәктә төрлечә булу ихтималы да бар. Ишеткән булсагыз, төбәкләрдә уку елы башын күчерү...
-
Корбан чалганда нәрсәгә игътибар итәргә?
- Корбанлыкка дип ниятләнгән хайванны бәрмәскә-сукмаска, әдәп-тынгылыкны сакларга; - чалуны үтмәс пычак белән башкарып, корбанлыкны газапламаска; - бер хайванны икенчесе алдында чалмаска; - чалу эшен Кыйблага таба юнәлеп башкарырга (мөстәхәб), корбанлыкны сул ягына яткырып, уң кул белән чалырга; - корбан ниятен һәм догасын гарәп телендә дә, татар телендә әйтергә мөмкин,...
-
Түбән Күзмис авылы халкы хәзер краннан чишмә суы эчә
Үзара салым акчасына Нырья авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган. Иске Кенә Юмья авылында яңа су башнясы, насослар куелган. Башняга су чишмәдән килә. Бу эшкә авыл җирлеге депутаты Валерий Андреевның зур тырышлыгы кергән. Югары Күзмис авылына чишмәдән ике чакрым озынлыктагы полиэтилен торба сузылган. Чишмәне иң элек казып чистартканнар. Бу эшләрдә депутат...
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан республика мөселманнарына МӨРӘҖӘГАТЕ
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм! Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт...
-
Яңа Сәрдектә бер хуҗалыкның каралтысында янгын чыккан
20 сентябрьдә, көндезге сәгать 9.18дә, Яңа Сәрдек авылындагы хуҗалыкларның берсенең каралтысында янгын чыгып, түбәсе яна, эчке өлешенә зыян килә. Йорт хуҗасы тән җәрәхәтләре ала. Ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов.
-
Камышлы мәчетендә ифтар кичәсе узачак
Бүген, Гарәфә көн уңаеннан, Камышлы мәчетендә вәгазь, ифтар кичәсе үткәрелә. Барлык якташларны көтеп калабыз.
-
Кукмара Үзәк мәчетенә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла
1."Агрохимсервис" яныннан Г. Ибраһимов урамы буенча. 2.Автомәктәп яныннан Степан Разин, Садовая урамнары буенча. 3.1нче гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча. 4.Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча. Гаеткә рәхим итегез! фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=820.1Jz-
-
Иртәгә – Корбан бәйрәме!
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 24-26 сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 24 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - иртәнге сәгать 4 тә. Иртәнге...