23 июль 2013 яңалыклары
-
Яңгырлы давыл Шепшеңәрдә йорт түбәләрен җимергән
Күптән түгел узган яңгырлы давыл Шепшеңәр авылында ике йортның түбәсен җимергән, наратлыкка зыян китергән, Изгеләр зиратындагы чыршыларны тамырлары белән йолкып аткан. Агачлар ауганда 80 метрлап зират коймасына зарар килгән. Авылның ветераннар советы һәм дин әһелләре тәкъдиме белән авыл халкы, зиратны чистартып, коймаларны өр-яңадан торгызган. фото: http://fedpress.ru
-
Лельвижда дин йорты төзекләндерелә
Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Рәис Хөсәенов хәбәр итүенчә, биредә урнашкан гыйбадәтханәне төзекләндерү эшләре башланган. Моңарчы ул "Дога кылу йорты" дип кенә аталса, хәзер аны тулы көчкә эшләүче чиркәү итмәкчеләр. Гыйбадәтханәгә янкорма төзеп, аның мәйданын да зурайтырга уйлыйлар. Шулай ук, "Дога кылу йорты"ның кыйбласы да дөрес билгеләнмәгән булмаган. Әлеге хатаны гыйбадәтханәдә...
-
Янил җирлегендә быел 12 бала туган
Быел Янил җирлегендәге Вахит, Янил, Бөяр авылларында 12 сабый дөньяга килгән һәм 10 кешенең вафат булуы теркәлгән. 2012 елның 23 июленә биредә 20 бала туган, 6 кеше бакыйлыкка күчкән булган. фото: http://www.stepandstep.ru
-
Кукмараның “Глория” ансамбле Халыкара фестивальдән Гран-при алып кайтты
Туапсе шәһәрендә "Без бергә булганда" дигән халыкара балалар конкурс-фестивале узды. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Курган, Орск, Андреаполь, Красноярск, Тында, Скопин һәм башка шәһәрләрдән килгән яшь башкаручылар 4 номинациядә чыгыш ясады. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Глория" җыр һәм бию ансамбле дә катнашты. Зоя Краснова һәм Муса Гаяновлар "Вокал-соло" номинациясендә беренче...
-
Кукмарада Җиңүнең 70 еллыгына хәзерләнү уңаеннан очрашулар узды
Кукмарага Татарстан Республикасының "Ватан" җәмәгатьчелек яшьләр оешмасы хезмәткәре Рафик Рәшит улы Сәләхиев һәм "Ватан" газетасының бүлек редакторы Марина Юрьевна Сәләхиевалар килде. Алар Кукмараның рус зиратында Бөек Ватан сугышы елларында госпитальдә үлгән сугышчылар каберлеге янында тукталдылар, Олыязда, Янилдә эзләнү отрядлары эше белән таныштылар. Әлеге очрашулар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек уңаеннан...
-
"Бердәм Россия" партиясе утырышы узды
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлеге политсоветының чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан куелган бурычларның үтәлеше, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, дәүләт программаларын тормышка ашыру, яшьләр арасында тәрбия эшен җанландыру һәм башка мәсьәләләр каралды. фото: http://mediusinfo.ru
-
“ТНВ-Татарстан” тапшырулары яңа ешлыкка күчә
Кайбер торак пунткларда "ТНВ-Татарстан" телеканалы тапшырулары яңа ешлыкка күчерелә. Плаксиха авылында хәзер аны 28нче каналда карасалар, яңа канал номеры - 46. Телевизор караучыларга "ТНВ-Татарстан" телеканалын кабул итү өчен үзләренең телевизорларын яңача көйләргә кирәк. Күчү вакыты 23 июльдән 15 августка кадәр. фото: http://telewizard.ru