23 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмарада автобус билетына бәя артты
22 апрельдән Кукмара поселогы буенча автобусларда йөрү бәясе артып, 15 сум булды.
-
Райондашыбыз республиканың атказанган юристы исеменә лаек булды
Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклаудагы фидакарь хезмәте өчен райондашыбыз, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Биектау районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция полковнигы Хәлиев Камил Равил улына"Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Кул көрәше ярышыннан кукмаралылар җиңү белән кайтты
Арчада "Сәламәтлек" XI авыл Спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча ярыш узды. Анда үз үлчәү авырлыкларында Рүзия Габдрахманова, Ринат Сөләйманов - беренче, Рөстәм Муратов - икенче, Вероника Смирновалар өченче урыннарны яуладылар. фото: http://www.altstu.ru/structure/unit/uvr/news/341/
-
Кукмараның үзәк китапханәсендә Тукайга багышланган кичә була
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына! 28 апрельдә, 12.00 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырыла. Анда җирле шагыйрьләр, язучылар белән очрашу булачак. Районыбыз шагыйрьләре, композиторлар иҗат иткән җырлар яңгыраячак. Кичәгә керү ирекле. Рәхим итегез! фото: http://learning.9151394.ru/course/view.php?id=12942
-
Сәрдекбаш мәктәбендә теннис ярышы узачак
26 апрельдә Сәрдекбаш урта мәктәбендә Фидаил Нәбиев истәлегенә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелә.
-
Кукмарада язгы кыр эшләре бара
Районның барлык хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре башланып китте. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру, уҗым басуларына ашламалар кертү, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1500 гектарда күпьеллык үләннәр, 2500 гектарда уҗым культуралары өстәмә сый алган, 300 гектарда...