23 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Кукмара самбочылары Аксубайдан җиңү белән кайтты
"Таткомммунэнерго" җәмгыяте призына Аксубайда үткән самбо буенча турнирда "Зилант" спорт мәктәбендә тренер Марс Бәдретдинов кул астында шөгыльләнүчеләр күркәм нәтиҗәләр күрсәттеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Айнур Измайлов - беренче, Александр Исаев, Ленар Мортазин - икенче, Илназ Хуҗин, Максим Исаев, Илһам Йосыфҗанов, Владимир Виноградовлар өченче урыннарны яуладылар. фото: http://www.sdyshor-str.ru/news/?PAGEN_1=11
-
Казанда өч атна элек югалган студент кызны үле килеш тапканнар
21 яшьлек Иске Чүпрәле авылы кызы Рамилә Сәлимҗанова Казан энергетика университетының 4 курсында укыган. Биредә чит кеше фатирында яшәгән. Буш вакытында сатучы булып эшләгән һәм теннис белән шөгыльләнгән. 6 гыйнварда ул үзенең машинасында элек очрашып йөргән егете белән каядыр киткән һәм шуннан юкка чыккан. Студент кызны үле килеш тапканнар. Фотография:...
-
Больница ишегалдындагы бозлы урыннарга тоз сибеләчәк
Әле генә Кукмараның үзәк дәваханәсеннән кайттым. Дәваханә ишегалдында йөри торган түгел, аяк асты шулкадәр тайгалак. Ник анда берәр нәрсә сипмиләр икән? Безнең ише әби-бабайлар дәваханәгә тимераяк киеп бара алмый бит инде! Риза ГАЛИН, Кукмара бистәсе. Район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары Фәрит Шәймәрданов белән телефон аша элемтәгә...
-
32 укучының 32нче очрашуы булды
Безнең Сәрдекбаш урта мәктәбенең 1982нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары әле ике ел элек кенә мәктәпне тәмамлауның 30 еллыгын бәйрәм итсәләр, күптән түгел кабат, 32нче тапкыр очраштылар. Сыйныфта да алар 32 бала укыдылар. Кибет киштәләре дефицит булган товарлардан сыгылып торган, әмма әдәп-әхлак төшенчәләре дефицитка әйләнеп барган чорда яшәсәк тә, укучыларымның тәрбияле,...
-
Лубянда торак йорт янды
21 гыйнварда Лубянда Тимер юл урамында бер торак йорт янды. Биредә фатирга кереп яшәүчеләр торган, янгын вакытында алар үзләренең кирәк-яракларын алып чыгарга өлгергәннәр. Хәзер зыян күрүчеләр икенче бер фатирга яшәргә күченгән.
-
Ятмас Дусайда көрәш һәм җыр бәйгеләре үтте
Ятмас-Дусай авылында быел 12нче тапкыр милли традицияләрне саклау, яшь талантларны барлау максатыннан танылган көрәшче Гәрәй батыр һәм күренекле баянчы, җырчы Заһретдин Фәхретдинов исемнәрендәге бәйгеләр үтте. Ел саен бәйгеләрнең оештыручылары булып Ятмас-Дусайдан чыккан күренекле кешеләр һәм Гәрәй Батырның улы, инде 50 еллап Саба районы Югары Утар балалар йорты җитәкчесе булып эшләүче...
-
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова хисап җыелышларында катнашты
Кичә киез итек-киез комбинатында, Күкшел авыл җирлегендә 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышлар булып үтте. Аларда Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты. Ул республикабыздагы икътисадый, сәяси вәзгыять, 2014 елга бурычлар белән таныштырды. Кукмара районының дәүләт программаларында актив катнашуын билгеләп китте.
-
Райондашыбыз Кристина Васильева Россия Президенты премиясенә лаек булды
Ош.Юмья урта мәктәбен тәмамлаган Кристина Васильева, үткән елда республиканың югары уку йортларында белем алучы рус телле студентлары арасында үткән татар теле олимпиадасында 5 урынны яулап, сәләтле яшьләргә ярдәм итү турында Россия Президенты указы белән билгеләнгән премия лауреаты булды. Аңа Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды.