22 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Җәннәт – әниләрнең аяк астында
Кулларың иң җылысы, Ашларың иң тәмлесе, Сүзләрең иң татлысы Үзең дә син бу дөньяның Иң асылы, затлысы! Җир йөзендә иң матур сүз - әни. Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белә һәм һәрвакыт ярдәм итә. Әнинең ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем...
-
Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен теләп өйрәнә (фото)
Юлларда шоферлардан гына түгел, ә җәяүлеләрдән дә зур игътибарлылык сорала. Бәла-казаларга юлыкмас өчен аяк һәм өс киемнәренә, шулай ук балаларның коляска, чана, велосипедларына яктылыкны кире кайтаручы элемент - фликерлар беркетү зарур. Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында сабыйларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күләмле эш алып барыла. Балаларның өс киемнәренә яктылыкны кире...
-
Җырчы Римма Никитинага кем Дубайга юллама бүләк иткән?
Казанда җырчы Римма Никитинаның "Караса бу күзләр" җырына төшерелгән яңа клибын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада җырчы өчен көтелмәгән хәл булды: башкаланың танылган туристик фирма җитәкчесе Риммага Гарәп Әмирлекләренә - Дубайга ике кешелек юллама бүләк итте! - Римма, юллама бүләк иткән кеше синең танышыңмы? - Без күптәнге танышлар. Күпләр аны...
-
Кукмарада гараж шартлаган, зыян күрүчеләр бар (фото)
Бүген, көндезге сәгать икеләр тирәсендә, поселокның Сөләйманов урамы, 35 йортның гаражында шартлау була һәм ул янып бетә. Шулай ук "ГАЗЕЛЬ" автомобиле яна, зыян күргән ике кеше район үзәк дәваханәсенә җибәрелә. Янгын сүндерүчеләр көче белән күрше-тирә хуҗалыклар саклап калына. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара районы Гадәттән тыш...
-
Район Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе узачак
30 ноябрьдә район Мәдәният йортында Рабигыйль әүвәл ае уңаеннан Пәйгамбәребезгә багышланган Мәүлид кичәсе үткәрелә. Чарада Казаннан килгән кунаклар да катнашачак. Барлык теләүчеләрне чакырып калабыз. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район мөхтәсибе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы
-
Автомобиль йөртүче юлда йоклап киткән: үзе исән, пассажиры үлгән
Алексеевск районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Фаҗига Казан - Оренбург трассасының 84нче чакрымында булган. 19-яшьлек «Газель" йөртүче юлда барганда йоклап киткән һәм баганага бәрелеп, аннары кюветка әйләнеп төшкән. Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 18 яшьлек пассажиры үлгән, автомобиль...
-
Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү конкурсы узды
Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да, кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм...
-
Кукмара аграр көллиятендә юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар
Юл һәлакәтләре турында күрсәтелгән слайд, видеоязмалар һәркемне уйланырга мәҗбүр итте Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан Кукмара аграр көллиятендә "Краш-курс" узды. Чарада Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев һәм коткаручылар бригадасы хезмәткәрләре чыгыш ясады. Юл...