22 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Районыбызның “Гаптери акчалары” КВН командасы бәйгенең финалында чыгыш ясаячак
Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының да уеннары уңышлы гына тәмамланып килә. Халкыбызның яраткан бу сәхнә сәнгате соңгы елларда яңа сулыш, яңа үсеш алды. Моңа этәргеч булып республика күләмендә үткәрелә торган татар телендәге КВН уеннары тора. Бу сезон районыбызның җыелма командасы өчен дә уңышлы тәмамланды. Кәркәүч авылы яшьләреннән торган "Гаптери акчалары" төркеме...
-
Кукмарада сөтлебикәләрнең сөте нигә аз?
Бер авыл агае да абзарда терлек булсын өчен генә сыер асрамый. Мал бар икән, ул сөтен, елга бер бозавын бирә. Үз гаиләңнән арткан продукцияне сатып, акча эшләргә дә мөмкин. Район буенча авыл хуҗалыгы тармагыннан алынган керемнең дә 80 проценттан артыгын терлекчелек бирә. Әмма ни өчен агрофирмаларда мал асрау көтелгән нәтиҗәне...
-
Кукмара самбочылары Идел буе федераль округына сайланды
Казанда самбо буенча үткән Татарстан беренчелегенә ярышларда иң көчле спортчыларны Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алдылар. Анда Кукмара самбочылары Олег Тихонов, Андрей Платонов, Альберт Шәңгәрәевлар үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны яуладылар. Рамил Хәмидуллин, Райнур Гайфетдинов, Раниф Шәрифуллин 3нче призлы урынга чыктылар. Алмаз Йосыпов 5нче урынга лаек булды. фото: http://www.boicy.ru/foto/233-borba/241-sambo/319-novinki/13872-chempionat-rfso-lokomotiv-po-sambo-muzhchini-zhenschini-2011
-
Юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән 18 балага кисәтү карточкасы төзелде
Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган -...
-
Кукмара сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле Санкт-Петербургта узган фестивальдән Гран-при алып кайтты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" вокаль-хореография ансамбле Санкт-Петербург шәһәрендә узган "Иҗади ачышлар. Музыка" балалар һәм яшүсмерләр иҗатының X Халыкара фестиваль-конкурсында җиңеп чыгып, Гран-прига ия булды, "Эстрада вокалы. Ансамбльләр" номинациясендә беренче урынга чыкты. Район күләмендә нинди генә чара уздырылса да, сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле сәхнә түреннән төшми. Әле алай...
-
Тыл ветераннарының батырлыгы мәңгеләштереләчәк
Татарстан Министрлар Кабинеты Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәренең батырларча хезмәте турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү максатында һәм "Татарстан Республикасының тыл батырлары" дигән күп томлы Хәтер китабына кертү өчен тыл батырларының исемлекләрен булдыру турында агымдагы елның 8 апрелендә 628 санлы карар кабул итте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия...