22 октябрь 2015 яңалыклары
-
Радик Юльякшин нигә Татарстанга килергә икеләнгән?
Популяр җырчы Радик Юльякшинның (Элвин Грей) Татарстан буйлап гастрольләре гөрли. Җырчы үзе яңа программа белән Татарстанга бик озак җыенганын белдерде. "Программа башкорт телендә барганга күрә, Татарстанга килергәме-юкмы, дип бик озак икеләндем", - ди Радик. Борчылуы юкка булган: Татарстан халкы Радикны колач җәеп каршы алды, алкышларга күмде. Җырчы егетне һәр районда...
-
Ятмас Дусайның янгын куркынычсызлыгы посты җитәкчесе укучылар белән дәрес уздырды
Көз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган республика сулыклары гражданннар һәм балалар өчен куркыныч тудыра. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Ятмас Дусай башлангыч мәктәбендә "Игътибар: юка боз" дигән темага кисәтү дәресе үткәрдем. Бәлага юлыкмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга...
-
Реклама һәм котлаулар - сайтта
Дөньякүләм пәрәвез челтәре тормышыбызга шул дәрәҗәдә үтеп керде ки, кайбер көннәрдә хәтта яшәешебезне дә Интернеттан башка күз алдына китерә алмыйбыз. "Хезмәт даны" газетасы сайты да берничә ел эчендә үзенең яраткан укучыларын таба алды. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайт яңалыклары белән Россия һәм Татарстанда гына түгел, хәтта Америка, Бразилия, Германия, Кырым, Украина,...
-
Өркеш һәм Күкшелдә зират чистарту өмәләре узачак
23-24 октябрьдә Өркеш зиратын чистарту өмәсе була. Авылдашларны, якташларны өмәгә көтеп калабыз. 24 октябрьдә Күкшел зиратын чистарту буенча өмә уздырыла. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Пычак авылында клуб мөдире матур бәйрәм ясады
Безнең Пычак авылында инде менә ничә еллар Өлкәннәр көне бик күңелле, истә калырлык итеп билгеләп үтелә. Клуб мөдире Фирдәүсә Галимованың тырышлыгы бу. Уңган-булган хуҗабикә икәнлеге мул итеп әзерләнгән табыннан да күренә. Быел да авылыбызның бар өлкәне мәдәният йортына җыелды. Клуб хезмәткәрләре бик матур концерт күрсәтте. Аларның җыр-моңнары барчабызның күңеленә үтеп...
-
Хәбәрсез югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр
Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 15 яшьлек кыз баланы эзлиләр. Ижау каласында яшәүче Анна Журавлева 2014 елның ноябрь уртасында өеннән чыгып китә һәм бүгенге көндә аның кайда икәнлеге билгесез. Соңгы тапкыр кызны Казанда күргәннәр. Ул Казанга юлда хәрәкәт итүнең автостоп төре белән килгән. Оператив хезмәткәрләр кыз Татарстан Республикасы...
-
Рәшәткә артындагы никах
Диләрә әнисе белән җитәкләшеп мәктәпкә килде. Зур чәчәк бәйләмен беренче укытучысы Рушания апасына тапшыргач, кыяр-кыймас кына беренче партага барып утырды. Урын сайлап торыр чак мени?! Белем бәйрәм тантанасына болай да соңара язган бит. Укытучы каршысына утырудан тартынганнармы, беренче рәттәге партада берәү дә юк. Сыйныф бүлмәсендә парталар өч кенә рәт. Димәк,...
-
Китапханә яңалыклары
Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова, Өлкәннәр көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Картаймагыз әле, олуг җаннар" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Өлкәннәр чәй табыны артында котлаулар кабул иткәннән соң, концерт номеры карадылар. Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, өлкән буын вәкилләре өчен "Кереп барам гомер...
-
Карабодай ярдәм итә
Тезгә сыеклык җыелып шешүгә каршы мин бик әйбәт, нәтиҗәле ысул беләм. Кулым шешкәч, бу ысулны үземдә сынап караганым булды, таныш-белешләргә әйтеп, алар да файдасын күрделәр. Карабодай ярмасын кофе тарттыргычта ваклап пешергәннән соң, җылы көе полиэтиленга салып, сыеклык җыелган урынга куясың, өстеннән җылы чүпрәк белән бәйлисең. Төнгә бәйләсәң яхшырак. Үземдәге шеш...
-
Участок инспекторын белмибез
Тормыш булгач, төрле хәлләргә юлыгасың. Беркөнне сәүдә ноктасына кергәч, башы канга буялган бер ир кеше мөрәҗәгать итеп, участок полиция хезмәткәренең телефон номерын сорады. Әмма бу участокта полиция уполномоченные кем икәнен мин генә түгел, хәтта кибетчеләр дә белмиләр иде. Урамнарга, сәүдә нокталарына шул участоктагы полиция инспекторының исем-фамилиясе, телефоны язылган белешмәләр урнаштырылса,...
-
Райондашыбыз Мәдинә Мортазина суд өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый
Сайлаган һөнәренә тугры калып, еллар буе бер өлкәдә хезмәт куйган кешеләрне хөрмәтләп искә алабыз. Бүгенге көндә Кукмарада гомер кичерүче Мәдинә Мортазина да суд өлкәсенә 38 ел гомерен багышлый. Мәдинә апа чыгышы белән күрше Балтач районы Чутай авылыннан. Гаиләдә дүрт бала үсәләр алар, әмма сугыш дигән афәт гаиләнең өч ир-егетен кара...