22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Укучылар “IT-чемпион” исеме алу өчен көрәшүен дәвам итә
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 187 мәктәбеннән 40 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 49 799 шәхси кабинетта сакланган. Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә...
-
Түбән Үрәстә бер хуҗалык тулысынча янып беткән
17 сентябрьдә, иртәнге сәгать 4.05тә Түбән Үрәс авылындагы кеше яшәми торган хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә йорт-җир, каралты-кура янып көлгә әйләнә, күршедәге хуҗалыкларның берсенең өй түбәсенә дә зыян килә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Кичәге юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән (+фотолар)
Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде. Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерде. Беренчел фаразларга караганда, фаҗигале хәл ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәләрен...
-
"Игътибар – балалар!" акциясе нәтиҗәләре
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар. -Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар...
-
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр игьтибарына!
26 сентябрь, шимбә көнне Кукмара бистәсендә күпкатлы йортларның тирә-юнен һәм ишегалларын төзекләндерү, чистарту буенча көзге өмә үткәрелә. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрне өмәдә актив катнашырга чакырабыз. Барлык йорт комитеты рәисләреннән өмәдә катнашучыларны кирәкле эш кораллары белән тәэмин итүне оештыру сорала. Өмә иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана. "Разин", "Нур Баян", "Ворошилов" иҗтимагый үзидарәсе рәисләре...
-
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева Казаннан киткән
Билгеле булганча, талантлы җырчы Гөлназ Асаева бер ел элек Уфадан Казанга күченеп, башкаланың музыка училищесына укырга керде. Тик бер ел Казанда укыганнан соң, Гөлназ кире Уфага күченергә булган. Ни өчен ул мондый карарга килгән? - Казанга ияләнгән идем инде. Бик яраттым аны, ләкин Уфада яхшырак база алып, Казанның югары уку...
-
Кәләш белән кияүгә ипи ашатырга ярыймы?
"Ярдәм" мәчетенә туй мәҗлесләрен алып баручылар җыелды. Очрашуга килгән тамадалар эш барышында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын яшерми. Әйтик, шул ук кәләш белән кияүне каршы алу йоласы. Шушы өлкәдә унбиш ел кайнаган Нурзадә сүзләренчә, яшь парларны каршы алганда кайберәүләр, бал белән май янына, икмәк һәм тоз да куюны сорыйлар икән. Тамадаларның...
-
Кукмарада “Әбиләр чуагы” дәвам итә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 22 сентябрьдә, кукмаралыларны аязучан болытлы һава торышы көтә. Көндез һава температурасы +21 градус булачак. Ә иртәгә, 23 сентябрьдә исә синоптиклар +23 градус җылы вәгъдә итә. Явым-төшемнәр күренми. Атмосфера басымы 757 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.