22 август 2013 яңалыклары
-
Районыбызда да чучкаларга көн бетәчәк
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының ветеринария идарәсе, дуңгызларда африка чумасы авыруы таралу ихтималы арту сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрау бетерәчәк, дип белдерде. Дуңгызларны сату-алуга бәяләр билгеләнәчәк, дәүләт субсидиясе дә биреләчәк. Хәер, африка чумасы гына түгел, дуңгыз итенең бәясе түбән булу, бу тармакның табыш китермәсә дә дуңгызчылыкның бетүенә китерә. Районда быел да...
-
Мунчада ис тигәндә миләш ашарга кирәк
Җиләк-җимеш агачлары мул уңыш бирде быел. Миләш агачлары да кып-кызыл тәлгәшләр эленгән ботакларын күтәрә алмыйча утыралар. Миләшнең күп булуын бик суык кыш килүенә юрыйлар иде элек. Экология үзгәрү сәбәпле, халык сынамышлары хәзер дөреслеккә туры килеп бетми. Кышның нинди булуын вакыт күрсәтер. Ә инде миләшне, әче булса да ярата безнең халык....
-
Балыклы авылында ташландык кое төзекләндерелде
Пәйгамбәребез бер хәдисендә кое казуны да саваплы эшләрнең берсе дип атый, ә инде булган коены күмүне зур гөнаһ булуын искәртә. Пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап, авылыбызның түбән оч ир-атлары Алачык коесына яңа сулыш өрделәр. Гомер-гомергә урамның яме, төп су чыганагы булган Алачык коесы соңгы елларда ташландык хәлгә килгән иде....
-
Иске Юмьяда балалар асфальтка рәсем ясады
Иске Юмья авылы китапханәсе ишегалдындагы асфальт өстендә балалар өчен рәсем бәйгесе узды. "Яныбыздагы җанлы дөнья" дип аталган әлеге бәйге 2013 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган иде. Биредә балалар Иске Юмья табигатен, Кукмара районының гүзәл урыннарын тасвирлаган сәнгать әсәрләре эшләделәр. фото: http://new.dozor.kharkov.ua/zhizn/obwestvo/1112390.html
-
“Әсәнбаш” агрофирмасында урып-җыю ахырына якынлаша
Урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатыннан районда контроль группасы төзелгән иде. Урак барышында без төрле күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда булдык. Шушы көннәрдә Мияссәр Мансуров, Миннегали Сабитовлар белән берлектә "Әсәнбаш" агрофирмасында да урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык. Җиде комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә бодай суктыра иде. Көнгә 105-110 гектарда эш башкаралар икән. Техника...
-
Кукмарада атна ахырында яңгыр явуы көтелә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 23 августта, Кукмарабызда аяз һава булачак. +19, +20 градус җылы. Атна ахырына таба яшенле яңгырлар явуы ихтимал.Температура +17, +20 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 751 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. фото: http://102news.ru
-
Районыбыз укытучылары Американы яулый
Һәр илнең ачкычы - тел, телен белгән ил ачар. Хикмәтле, хак сүзләр. Бүгенге көндә исә чит телләрне өйрәнү өчен барлык юллар ачык. Теләгең генә булсын. Алган белемнәрне чит илләргә барып арттыру мөмкинлекләре дә тудырыла. Әйтик, республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан "Education First" компаниясе белән берлектә эшләнгән "Татарстан Республикасы өчен...