22 апрель 2015 яңалыклары
-
35 яшьлек ана баласын урамда очраган таныш түгел хатынга биреп җибәргән
Казанда яшәүче 35 яшьлек Екатерина Журова тәртипсез тормыш алып барган, эчкән, үзенең биш яшьлек кызын юньләп карамаган, киемнәр дә, ашау да алмаган, өйләрендә шапшаклык булган. Ә узган елның декабрендә кызыннан котылырга теләп, аны йоклаган җиреннән уятып, күлмәкчән генә көе урамга алып чыккан һәм очраклы хатынга биреп җибәргән. Әлеге хатын полициягә...
-
Чүп түгү машинасы җәяүлене бәрдергән
Бүген Казанның Мусин урамында чүп түгү машинасы тротуарда җәяүле хатын-кызны бәрдергән. Алынган тән җәрәхәтләреннән хатын-кыз урында ук үлгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә әлеге фаҗиганең шаһитләре язган. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Чыганак: http://prokazan.ru/auto/view/75518/q фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмараның каратэчы егетләре Сызраньнән җиңү белән кайтты
Сызрань шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенә 14-15, 16-17 яшьлекләр арасында киокусинкай каратэ буенча ярышлар үтте. Үз үлчәү категорияләрендә Шәүкәт Җамалиев - беренче, Тимур Гаптелганиев - икенче, Эльвина Баһавиева, Рифат Зәйнин - өченче, Гадел Ибраһимов дүртенче урынга лаек булдылар. Тренерлары - Айдар Борһанов һәм Илшат Сәмигуллин. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Наилә дустым көчле рухлы иде
Минем бу язмам бала чактан бергә уйнап үскән, иң якын иптәш кызым Наилә хакында. Без Наилә белән Кукмара бистәсендә беренче мәктәптә белем алдык. Һәр көнне бергә барып, бергә кайта идек. Дустым 8 сыйныфны тәмамлагач, бистәбездәге мех тегү фабрикасына эшкә урнашты, ә мин 10 сыйныфны тәмамларга ниятләп, мәктәптә калдым. Ул эш...
-
Камышлы авылы зиратын чистарту өмәсе үткәрелә
25-26 апрельдә Камышлы авылы зиратын чистарту буенча өмә үткәрелә. Башлана сәгать 8.00дә. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмарага ветераннар советы рәисләре килде (+ФОТО)
Районыбызда Татарстан Республикасының "Республика ветераннар советы" региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, Саба, Теләче, Әгерҗе, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнарының ветераннар советы рәисләре булып китте. Алар район җитәкчесе Сергей Димитриев белән очраштылар, күппрофильле лицейда, Манзарас мәктәбендә, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, киез итек-киез комбинатында булдылар. Кунакларны район ветераннар советы рәисе...
-
“Олимп”та “Магистрат” призына хоккей ярышы узды
"Олимп" боз сараенда, Космонавтика көненә багышлап, 1999 елгы һәм аннан яшьрәкләр командалары арасында "Магистрат" сәүдә үзәге призына хоккей турниры үткәрелде. Уен нәтиҗәләре буенча Орион - беренче, Чишмәбаш командасы - икенче (тренер Илдар Ганиев) урынга лаек булдылар. Иң яхшы уенчылар булып, Солтан Хәйруллин (Олимп), Дилүс Бикмөхәммәтов (Чишмәбаш), Ринат Гарипов (Орион) танылды....
-
Нырты мәктәбендә шагыйрә Роза Хуҗиева белән очрашу булды (+ФОТО)
2015 ел - Әдәбият елы уңаеннан Нырты урта мәктәбендә авылдашыбыз, шигырьләр иҗат итүче Роза Хуҗиева белән очрашу булды, дип хәбәр итте татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Гыйниятова. Очрашу бик җанлы үткән: Роза ханым шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, укучыларда кызыксыну уяткан, аларның сорауларына җавап биргән. Шигырь сөючеләргә, мәктәп музеена "Йөрәгемнең...
-
“Тылсым”да зур чара узачак
Чернобыль атом электростанциясе, "Маяк" производство берләшмәсе аварияләре нәтиҗәләрен торгызуда катнашучыларны, аеруча куркыныч тудырган подразделение ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын 24 апрельдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә (Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63 йорт) булачак чарага чакырабыз. Җыелу урыны - район Башкарма комитеты бинасы янында 13 сәгатьтә. фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdG1WLWN2UFBmUWJOakdlOFlyTEFuVmluYktLaXFhajlDUnFWVTd4ZU9nNHc5b25LcmVTWWZXVGIxTllJb0ZWanRvX3R4RHlsLWliQWJXLXlmREJpTUV2V0gzMXI4V1hQN002SkUwMFIwUlhTcGlRVlF1SWRQXzlNb1Y0ajJTa0twQlRwb2R4NHZaVDZUTktUWjJuZEF3&b64e=2&sign=dfe6fc0dac74262b346bac4c41901cd5&keyno=0
-
Ветеринарның эше кәгазьләрнең дә тәртиптә булуын сорый, ди Зөлфәр Хасимов
Кукмарабызның тырыш халкы турында гел язып торабыз. Ә менә күп кенә өлкәләрдә хезмәт куючыларның күрше Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылыннан икәнлекләрен белмәүчеләр дә бардыр әле. Әйе, якында гына урнашкан бу авыл инде үзебезнеке кебек. Унтугыз ел районыбыздагы төрле оешмаларда ветеринария табибы булып эшләгән, шуның тугыз елын "Тойма" ширкәтендә дуңгызчылыкны үстерүгә...
-
Хәбәрсез югалган дип исәпләнгән кыз табылган
Астрахань өлкәсенең ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәрсез югалган дип исәпләнгән 15 яшьлек Татарстан кызын тапканнар. ЮХИДИ инспекторлары Мәскәү-Кашир-Астрахань юлының 1129нчы чакрымында юл читеннән баручы мәктәп укучысын күреп алалар. Полиция хезмәткәрләре аны туктаталар һәм мәгълүматлар базасы буенча тикшерәләр. Әлеге кыз өеннән 4 февральдә чыгып киткән була. Аның кайда булуын беркем белми. Укучы кызның...