21 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Татмедиа" җәмгыятенә яңа җитәкче билгеләнде
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин "Татмедиа" җәмгыятенә генераль директоры итеп билгеләнде. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде. Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен...
-
Зифа Кадыйрованың әсәре сәхнәләштерелә
Язучының "Язмыш сынавы" әсәрен сәхнәләштерергә булганнар. Әлеге эшкә Чаллы дәүләт татар драма театры алынган. 2016 елга алар Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча яңа спектакль куярга җыена. Сценарий авторы - күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Әсәрне Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерәчәк, ди. http://intertat.ru
-
Дәваханәләрдә эленеп куелган бюллетеньнәрнең дә кирәге чыга
Дәваханәләрдә эленеп куелган бюллетеньнәрне (стена газеталары, дисәк тә инде) укыйлармы, авыртып килгән кешедә уку кайгысы буламы икән, дигән сорау туа иде. Укыйлар икән. Тешләрне дәвалау поликлиникасына баргач, онык белән бабасының теш алдыру кабинеты янында эленеп торган бюллетеньне җентекләп өйрәнүләрен күзәттем. Оныкның тешен суыртып чыккач та, кабат шунда тукталдылар. "Табиб әлегә...
-
“Строй-Гарант” оешмасы генераль директоры Илсур Шәриповка “Үрнәк салым түләүче” милли сыйфат билгесе дигән медаль тапшырылды
Районыбызның "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан быел зур күләмле төзелеш эшләре башкарылды. Нәтиҗәле эшчәнлеге һәм үз бурычларын намус белән башкаруы өчен әлеге компания быел Россиянең иң яхшы салым түләүчеләре исемлегенә һәм илнең намуслы салым түләүчеләрнең Бердәм федераль реестрына кертелде. Идарә итүнең нәтиҗәле структурасын булдыруы һәм икътисадка зур өлеш кертүе өчен оешманың генераль...
-
Ләйсән Мәхмүтовага туган көненә бер кәстрүл пилмән бүләк иткәннәр?!
17 декабрь көнне Ләйсән Мәхмүтованың туган көне иде. Туган көн туган көн инде - бүләкләрсез генә булмаган. Аеруча бер бүләккә күңеле булган Ләйсәннең. Ул - бер кәстрүл пилмән. Социаль челтәрдә Ләйсән: "Ләйсән Закирова миңа райдер буенча положенный бер кәстрүл пилмән һәм стрип биюче малайны буләк итте," - дип язып та...
-
Җепшек көннәр башлана
Һава температурасы 20 градуска кадәр җитеп салкынайтканнан соң, алда торган көннәрдә Татарстанда кабат җылыта. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткерә. 21-24 декабрьдә республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Томан төшү һәм юлларда бозлавык саклану ихтималы бар. Инде иртәгә үк Татарстанда көндезге һава...
-
Ир белән хатын һәм 4 яшьлек бала янып үлгән
Чүпрәле районының Матак авылындагы шәхси йортта янгын чыгу турында коткару хезмәтенә бүген, 21 декабрьдә 00:32 сәгатьтә хәбәр керә. Ут бер катлы бүрәнә торак йортта һәм каралтыда чыга. Ялкын 108 квадрат метр мәйданга тарала. Янгын аркасында 60 квадрат мәйдандагы йорт һәм 48 квадрат мәйдандагы каралтылар тулысынча янып бетә. Янган хәрабәләр арасында...
-
Клубларда таныштыру кичәләре уза
Әсән-Елга мәдәният йортында үзвакытында гаилә кормаган егет-кызларны таныштыру-күрештерү йөзеннән "Гомерләр заяга узмасын" дигән кичә узды. Анда кунак булып Югары Арбаш авылыннан кызлар килгән. Ә Мәмәшир авылы мәдәният йортында шушы ук максат белән "Парлы үтсен гомерләр" дигән кичә оештырылган, әлеге чарага Күкшел авылыннан егетләр чакырылган. Кичәләр чәй табыны артында башланып, җырлар,...
-
Татарстанга зур күләмдә наркотик матдә алып керүчеләр тоткарланган
Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре республикага наркотиклар керү юлына киртә корган. Шушы көннәрдә Татарстан чигендә җинаятьчел төркемнең ике кешесе тоткарланган. Җинаятьчел төркем Татарстанга героин кертү белән шөгыльләнгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре тарафыннан төркемнең ике әгъзасы утырган машина тикшерелә. Тоткарланучылардан 1500 доза бер...
-
Кукмара музеенда яшь белгечләр өчен семинар үтте
Кукмараның туган якны өйрәнү музеенда, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге белән берлектә, яшь белгечләр өчен семинар үткәрелде. Семинар экскурсия, түгәрәк өстәл, әңгәмә формасында узды. Бу чара яшьләр өчен файдалы һәм кызыклы булды.