21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Казанның Чехов базары ябыла
ТР Югары суды шундый карар чыгарды. Төгәлрәк әйткәндә, Вахитов районы судының карарын үз көчендә калдырды. Хәтерләсәгез, май аенда Вахитов район суды Чехов базары бинасын янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгәнчегә кадәр файдаланудан тыю турындагы карар чыгарган иде. Бу объектта "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгыннан соң үткәрелгән тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның...
-
Транспорт салымын арттырырга җыеналар
10 елдан артык кулланылышта булган авыр йөк коммерция автомобильләренә транспорт салымын арттырмакчы булалар. Шул хактагы канун проекты РФ Дәүләт Думасы карамагына тапшырылган. Тәкъдим ителгән документка аңлатма язуыннан аңлашылганча, бездәге коммерция максатыннан файдаланылучы автомобиль паркы замана таләпләре һәм экология нормативларына җавап бирерлек хәлдә түгел икән. Шуның аркасында транспортның техник яктан куркынычсызлык...
-
Ашыгулар һәлакәткә илтә
Юлдагы "бөке"ләрнең кешенең күпме вакытын әрәм итүе һәркемгә билгеле. Мәскәү кешесе гомеренең 9 елын (!) шуңа сарыф итә. Чөнки көн саен өчәр сәгать «бөке»дә утырырга мәҗбүр. Бу афәт татарстанлыларны да читләтеп үтми. Шәһәр эчендә генә түгел, авыл-районнар арасындагы трассаларда да "бөке"дә утырырга туры килә. Еш кына алар юл-транспорт һәлакәте аркасында...
-
Кукмара районы укучылары дару үләннәре җыюда зур активлык күрсәтәләр
Күпмедер еллар элек үзәк газеталарның берсендә бетеп килгән эчкәре авыл турында язма укыган идем. Анда инде карчыклар гына яшәп калган. Шунысы кызык: барысы да озын гомерлеләр: яшьләре туксаннан арткан. Авылда медпункт та юк. Карчыклар дару үләннәре кулланалар икән. "Кайсы әгъзам авыртса да, ромашканы төнәтеп эчәм",- дип сөйләгән журналистка бер әби....
-
Күкшел, Мәмәширдә юллар төзекләндерелә
Күкшел, Мәчкәрә авылларында үзара салым акчаларына юллар төзекләндерелә башланды. Ком түшәлеп бетте инде, хәзер таш җәю эшләре бара, дип хәбәр итте Күкшел җирлеге башлыгы Илһам Хәлиуллин.
-
Безнекеләр Беренче каналда: ветеран әбине вәхшиләрчә кыйнаганнар
Тиздән "Пусть говорят" тапшыруыннан Татарстанда булган коточкыч вакыйга турында сөйлиячәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә. Бу фаҗига белән 1 канал журналистлары кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары". Матбугат.ру №...
-
Көзге чакырылышта районыбызның 80нән артык егете солдат итеге киячәк
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80нән артык егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Егетләр медицина тикшеренүе узып бетергәннәр. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт...
-
“Ак калфак” оешмасы күппрофильле лицейда пешерергә өйрәтте (+Фото)
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. Бистәбездә дә "Ак калфак" оешмасы төзелде. Аның җитәкчесе итеп Җиһаншина Зөмәрә Нихатовна сайланды. Зөмәрә Нихатовна тәкъдиме белән А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейда әле шушы көннәрдә генә татар...
-
Кукмарада октябрь аенда алты исерек шофер тоткарланган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 октябрьдән бүгенге көнгә кадәр инспекторлар тарафыннан Кукмарада алты исерек шофер тоткарланган. 14 транспорт йөртүчегә штрафларын үз вакытында түләмәгән өчен беркетмә төзелгән. Исегезгә төшерәбез: исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручылар 1,5 елга транспорт йөртү таныклыгыннан колак кагалар һәм 30 мең...