21 июнь 2015 яңалыклары
-
Күрше Теләче районында көчле гарасат булган
Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган. Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе - Иске Җөри авылы. - Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, - дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә....
-
Илназ Баһ Сабантуйларда 1 миллионга якын акча эшләгән
Менә ел буе зарыгып, сагынып көтеп алган, бөтен татар дөньясын дер селкеткән, иң яраткан милли бәйрәмебез - Сабан туе да гөрләтеп-шаулатып узып китте. Татар артистлары өчен исә Сабан туе - аеруча үзенчәлекле бәйрәм. Алар анда күңел ачып кына калмый, әйбәт кенә акча да эшләп ала. Кайсы артист күпме акча эшләгән?...
-
Иртәгә Кукмарада 34 градуска кадәр эсселек көтелә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 22 июнь көнне, Кукмарада аяз һава, һава температурасының +34 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Атмосфера басымы 749 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, һаваның дымлылыгы 33%.
-
Китапханә яңалыклары
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова 1-5 сыйныф укучылары өчен "Наркомания - үлем ул" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Анда укучылар наркотиклар, аларның төрләре, зыяны турында мәгълүмат алдылар. Каенсар авылы китапханәчесе Сәрия Шәйдуллина төрле яшьтәге мәктәп укучыларына "Наркомания - үлемгә юл" дигән темага презентация күрсәтте. Презентация...
-
Ураза турында хәдисләр
* Рамазан ае уразасын ихлас күңел белән ышанып һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең кылган гөнаһлары кичерелер. * Һәркайсыгыз ураза тоткан көнне яман сүз сөйләшмәсен һәм яман гамәл кылмасын, дошманлык (яки тавыш-гауга) куптармасын. * Әгәр берәү уразалы кешене сүкмәкче яки кыйнамакчы булса, аңа шунда ук: "Мин...
-
Республикакүләм иншалар бәйгесенең җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, җинаятьләрне һәм наркоманлыкны кисәтү йөзеннән республикабызда ведомствоара иншалар бәйгесе үткәрү матур традициягә әверелде. Быел февраль аеннан июнь аена кадәр барган әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да багышланган иде. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Ләлә Бариеваның әйтүенә караганда, республика буенча...
-
Илсөя Бәдретдинова ире белән ник аерылышкан?
"Илсөя ханым белән Илфак Шиһапов бергә тормыйлар икән" дигән имеш-мимешләр халык телендә күптән йөрсә дә, әлеге пар гаилә хәлләре турындагы серне озак вакыт халыкка чыгармады. Бу сүзләрнең чын хәл булуы шушы көннәрдә ачыкланды. Илфак Шиһаповның "Ирек мәйданы" газетасына биргән әңгәмәсеннән соң барлык имеш-мимешләргә дә, ниһаять, нокта куелды. Шулай итеп, «аерылган»...
-
Бакчагызга селдерей утыртсагыз үкенмәссез
Былтыр күршем, бакчага утыртырга сельдерей үсентеләре бирде. Утырттым. Җәйдән алып көзгә хәтле бакчамда хуш ис бөркеп утырдылар. Аның ашка тәме әйтеп бетергесез! Сез дә чәчеп, үстереп карагыз әле. Үкенмәссез. Кечкенә чүлмәккә балчык салып, орлыкларны балчык өстенә генә сибәсе, күмәсе түгел. Бик тиз тишелеп чыгалар. Башта җеп шикелле генә үсентеләр була....
-
Әтиебез "Алар илгә җиңү алып кайтты" дигән китапка кертелгән
Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан район газетасында "Кем соң безнең әти?" дигән хатыбыз чыккан иде. Кечкенә генә язма булуга карамастан, бик күп шалтыратулар алдык. Нечкә күңелле, мәрхәмәтле, күңелебездәге хисләрне әзрәк җиңеләйткән райондашларыбызга: Раяз Мөбәрәкшинга, Әлфия һәм Альфред Баһамановларга, Рафыйк Рәүфовка (Татар Толлысы авылы), Мәдинә апа белән Мәүлит абый Гатауллиннарга (Мәмәшир),...
-
Райондашыбызга мактаулы исем бирелде
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге казанышы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Насыйбуллина Әлфия Хәлим кызына Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.