21 февраль 2018 яңалыклары
-
Фото: Кукмараның “Кыңгырау” балалар бакчасында “Керән базары” дип исемләнгән бәйрәм узды
Тамашачы алдында 50нче еллардагы чынбарлык - базар күренеше тасвирланды
-
“Хезмәт даны“ газетасына узган елгы бәядән язылып кал!
2018 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. 31 мартка кадәр "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына узган елгы бәядән - 660 сумнан язылырга мөмкин. Ә аннан соң, почта чыгымнары арту сәбәпле, подписка бәясенең артуы көтелә.
-
Фото: Пычак авылында җиде сыйныф укучылары “Аулак өй” бәйрәме үткәрде
Татар халкының әби- бабаларыбыздан калган гореф- гадәтләрне яңарту, укучылырны татар халык традицияләрендә тәрбияләү, гореф-гадәтләр аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан Пычак авыл китапханәчесе җиденче сыйныф укучылары белән "Аулак өй " күренеше сәхнәләштерелде.
-
“Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ипи пешерү цехларында экскурсиядә булдылар
Таң атып көн туды исә, безнең һәркайсыбызга ипи кирәк була. Аннан башка хәрәкәт тә, хезмәт тә юк. Без балаларда кече яшьтән игенче хезмәтенә хөрмәт, икмәкккә сак караш тәрбияләү өстендә эшлибез, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте, икмәкнең нинди авыр юл үтеп безнең табыннарыбызга килеп җитүе белән таныштырабыз. "Йөз кат ишеткәнче, бер...