21 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Туембаш авыл җирлегендә 2015 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте (+Фото)
Халык җыенында район башлыгы Сергей Димитриев һәм төрле тармак җитәкчеләре катнашты. Туембаш - эшмәкәрлек чәчәк аткан, милли һәм дини гореф-гадәтләр нык сакланган авыл. Узган ел да биредә дәүләт программалары, үзкертем акчалары һәм иганәчелек ярдәме кысаларында күп эшләр башкарылган. 2016 ел биредә чәчәк елы дип игълан ителеп, быел авылларны тагын да...
-
30 яшьлек Кукмара кешесе хатынына үтерү белән янаган
10-16 гыйнвар көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 88 гариза һәм хәбәр теркәлде, шуларның өчесе җинаятьләр турында иде, дип яза kukmor-ovd.ru сайты. 14 гыйнварда 30 яшьлек Кукмара кешесе өендә хатынына үтерү белән яный, балигълык яшенә җитмәгән кызын кыйный. 2015 елның 29 декабрендә, көндезге сәгать дүртләр тирәсендә, Кукмарада яшәүче 61...
-
3 яшьлек баланы урлаганнар
Аның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән инде. Казанда билгесез кешеләр Эймон исемле 3 яшьлек баланы урлаган. Баланы Chevrolet Cruze автомобиленә утыртып алып киткәннәр. Эймон зәңгәрсу төстәге мех башлыклы куртка, соры чалбар, замша аяк киеме кигән булган. Башлыгы һәм бияләйләре юк. Баланы күрүчеләр булса 8 927 447 70 68 телефонына шалтыратсын иде,...
-
Буранда адашып, туңып үлә язган 9 яшьлек малайның хәле яхшырган
Егорның исән калуын күпләр могҗизага тиңли. Көндез чыгып киткән 9 яшьлек малайны икенче көнне таң алдыннан гына, карда йоклаган килеш табып алалар. Ул дәү әнисенә кунакка барырга чыккан җиреннән буранда адашып, йоклаган була. Егор үзе Яшел Үзәннән, әтисе белән генә яши. Шимбә көнне әтисенең эчеп кайтканын күргәч, ул башта якында...
-
Кукмарада танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышланган конкурс узачак
Райондашыбыз, танылган композитор Фасил Әхмәтовның истәлегенә багышлап, аның иҗади мирасын барлау, предприятие, оешма, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм авыл җирлекләре коллективлары әгъзаларының иҗади сәләтләрен ачыклау, яшь талантларга һәм алар белән эшләүче белгечләргә ярдәм итү йөзеннән район конкурсы үткәрелә. Конкурс ике этапта, вокал һәм вокаль ансамбльләр, инструменталь башкару (гармун, баян, скрипка,...
-
Грипптан үзлегеңнән дәваланырга ярамый
Гриппның көчле, төрле өзлегүләргә китерә торган А(Н1N1) төре "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле. Быел инфекциянең нәкъ шушы төре килде. Бу штамм бөтен дөньяны 2009 елда ук куркыткан иде. Быел да дуңгыз гриппы бик тиз таралыш ала. Төрле төбәкләрдә авыручылар исәбе артканнан-арта бара, хәтта үлүчеләр дә бар. Татарстанда әлегә эпидемия чигенә...
-
Кукмараның тимер юл переезды бер көнгә ремонтка ябыла
Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Кукмараның тимер юл переездында ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 28 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 8.00дән кичке сәгать 16.00гә кадәр переезд ябык булачак.
-
“Балаларны Татарстанның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча иң яхшы дидактик уен эшләнмәләре” район конкурсына нәтиҗә ясалды (+Фотолар)
Әлеге бәйгедә 23 балалар бакчасыннан 82 тәрбияче катнашты. Призлы урыннарны түбәндәге тәрбиячеләр алды: ИКТ кулланып балаларны Татарстанның ике дәүләт теленә өйрәтү буенча иң яхшы дидактик уен эшләнмәләре әзерләгән өчен: 1 урын - Гөлназ Хәсәнҗанова, №3 "Кояшкай" балалар бакчасы 2 урын - Зөлфия Нигъмәтуллина, Гөлнар Әшрәпова, №4 "Ләйсән" балалар бакчасы 3...
-
Өркеш авыл җирлегендә халык җыены үтте (+Фото)
Халык белән очрашып сөйләшү җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Илгиз Ярмөхәммәтов, участок инспекторы Николай Иванов, "Сөт иле" җәмгыятенең "Дружба" агрофирмасы җитәкчесе Айрат Сафин, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, прокурор урынбасары Вилнур Кәримовлар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин 2015 елда районда...