Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза бәйрәме белән котлады
Дөньядагы миллионлаган мөселман бу изге көндә карашын нурлы Мәккә тарафына юнәлтеп, Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәте өчен мәдхияләрен ирештерә, игелекле гамәлләре аша мәңгелек рухи хәзинәләрне үзенә маяк итә, җан тынычлыгы таба, гөнахлардан һәм начар ниятләрдән тәүбә итә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.