Кукмара халкы җиләк җыярга яратамы?
Социаль челтәрләр бу көннәрдә авыз суларын китерердәй берсеннән-берсе “тәмле” җиләкле фотолар белән чуарланды. Яңалыклар битен ачасың да, үзең дә сизмәстән, күңелең белән болын-кырлар эченә чумасың. Баш очыңда чебен-черкиләр безелдәшә, җәйге җылы җил бит-кулларыңны иркәли, печән арасыннан “мине өз”, “мине өз” дигәндәй эре, кып-кызыл, сусыл җимешләр күзне камаштыра. Әйе, җәй көне өеңдәге кырык эшеңне кырык якка ташлап, табигать кочагында җиләк җыюдан да рәхәте юк шул!
Ә сез җиләк сезонын башладыгызмы әле? Сораштыруыбыз шул хакта