Коляскадагы улымны кибет янында калдырып, кереп киттем. Чыксам… (булган хәл)
Хәрби шәһәрчектә яшәгән чагыбыз. Ирем — яшь лейтенант, взвод командиры, көне-төне эштә. Солдатлар йоклагач кына өйгә кайтып китәргә тиеш ул, иртә белән, алар йокыларыннан торышка эштә — алар янында булырга тиеш. Без төнлә генә күрешәбез. Ун айлык улыбыз аны бөтенләй күрми. Ул кайтканда да, киткәндә дә йоклаган була.