Каен суы файдалы
Каен суын элек-электән әби-бабаларыбыз иммунитетны ныгыту чарасы буларак кулланган. Әйе, анда файдалы элементлар, витаминнар бик күп. Русиядә генә түгел, башка илләрдә дә ул бик популяр. Мәсәлән, Швейцариядә аннан хәтта шәраб ясыйлар.