Кукмаралылар, туганнарымны эзләүдә сезнең ярдәм кирәк
Хөрмәтле Кукмара халкы!
Сезгә Дусай авылында 1897 (1898?) елда туган Фәтхетдинова Бәдрисафа Фәтхулла кызының оныгы - Гыйбадуллина Нәфисә Фазлыйәхмәт кызы мөрәҗәгать итә. Ул 1911 елда 14 яшендә әти-әнисе белән (әтисе Фәтхетдинов Фәтхулла, әнисе Мөхәммәтҗанова Фәхерниса Мөхәммәтҗан кызы) Столыпин реформасы буенча Красноярск төбәге (ул чакта Енисей губерниясе), Пиров районы, Солоуха авылына...