Ник безнең табибны алыштыралар
Яшерен-батырын түгел, авыл кешесе авырый башласа, дәваханәгә барыр өчен атна-ун көн әзерләнә. Дәваханәгә барып җиттең дә, табибка кереп киттең түгел бит әле, кабинет саен су буе чират. Әле ярый, участок табибыбыз Илфат Шәймарданов безнең һәрберебезне диярлек коридорда ук танып ала, бөтен авыру тарихыбызны, нинди дару эчкәнебезне хәтерли, шунда ук кайсы...