Үткәннәр сагындыра
Гадәттәгечә, иртәнге чәйне эчкәч, бакчама чыгам. Кояш чыгып килгәндә, әтәчебез дә үзенең гаиләсе белән куначадан төшә, яңа көн башлануны хәбәр итеп, канатларын җилпи-җилпи сузып кычкыра. Бу манзара совет язучысы Михаил Шолоховның Грәмәчи хуторы иртәсен хәтергә төшерә. Бу вакытта башка кошлар да эшкә керешкән: сандугачлар сайрап тора, сыерчыклар ояларындагы балаларына җим...